Яңа Иябаштан Резеда Минзина: «20 капчык утыртып 140 капчык бәрәңге алдык»
Юкка гына икенче икмәк дип атамаганнар бит үзен. Татарның күп ризыгы бәрәңге белән пешерелә дә. Мәгәр кыйммәткә төшә башлады әле аны үстерү. Ялгыз әби-бабайлар гына торып калган авылда, бакча җирен сукалатуда да, бәрәңгене утырту, арасын сыздыру, агулау – барысы да акча кыйммәте сорый. Түләсәң килеп эшлиләр, түләмәсәң үз көчең генә җитәрлек түгел. Авыл җирендә бәрәңге үстерәм дип интегү кирәкме? Әллә бәрәңгесез тамак туймыймы? Быел бәрәңге уңышы куандырдымы? «Шәһри Казан» хәбәрчесе Гөлнур Шәрәфиева сораштыруында Арча халкы да бар
Резеда Минзина, Яңа Иябаш
– Иң яратып ашаган ризыгыбыз бәрәңге яисә бәрәңгедән пешерелгәне. Без аны мичтә тәгәрәтеп тә, кыздырып та көн дә ашый алабыз. Элеккеге гадәт белән, терлекләрне бетерсәм дә, бакчадагы бәрәңге кишәрлеген киметмәдем. Балаларым күп! Ике улым өйләнгән, өч кызым кияүдә, өч кызым – студент. 6 оныгым бар! Күпчелек бәрәңгедән шул ашау. Бер улым мәрхүм, Салаватым да бәрәңге ярата иде. 20 капчык утыртып 140 капчык бәрәңге алдык. Начармы? Бик әйбәт. Шуның 30 капчыгы вак бәрәңге, анысын кодагыйларга бирдек, алар терлек асрыйлар. Үзебезгә калганы бик эре бәрәңгеләр, уртача зурлыктагысын да вакка кертәбез без.
Тәнзилә Насыйрова, Шура
– Әллә олыгайдык, әллә ялкауландык, быел нибары 2 сотый җирдә бәрәңге үстердек. 6 капчык уңыш алдык. Кышка җитәрлек итеп үзең үстерсәң бик әйбәт тә, 3 капчык бәрәңге сатып алдык. Бер карасаң бәрәңгенең дә чыгымы күп шул, безнең кебек пенсионерга сатып алуың хәерлерәк. Бакчага чыгып селкенмәсәң дә гәүдәләр ката, хәрәкәт кирәк дип кенә йөреш. Газап күрмичә ашыйсы рәхәтрәк инде.
Гөлнара Валиева, Сөрде
– Бәрәңгене дә сатып алып булмый инде, әле бит балалар бар, аларга биреп җибәрәсе килә. Үз бакчаңда үстергән яшелчәнең тәме дә икенче. 40 чиләк утырткан идек 250 чиләк бәрәңге алдык. Луговская сортын үстерәбез, ал бәрәңге ул. Корылык килсә дә алдатмый, елның елында уңыш белән куандыра. Бәрәңгене быел иртә алмадык, кабыгы ныгысын дип сентябрьдә генә керештек. Элеккеге кебек күп итеп утыртмыйбыз инде анысы, авыл халкы да шундыйрак фикердә. Терлеге булмаган кешегә ашарлык утыртса да җитә, ә менә бакчалар элеккеге куәтен ямансулый инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев