Яңа Кенәрдә волейбол турниры бара
Бүген Яңа Кенәрдә сугыш хәрәкәтләре ветераннарына багышланган район башлыгы призына волейбол турниры уза.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә катнашты һәм уенчыларга уңышлар теләде. Әлеге турнирның төп оештыручысы шушы төбәктә спорт үсеше өчен янып көеп йөрүче ветеран укытучы Ришат ага Садиков. Ярышларда биш команда катнаша: Яңа Кенәр,Саба,Теләче,Биектау, Әтнә ветераннар (40 яшьтән өлкән) командалары. Беренче уенда сабалар әтнәләрне оттылар. Уеннар дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев