Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның 140 еллык юбилей бәйрәме
Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгына әзерлек күптән башланган иде инде. Туган авылы Кушлавычта, аның тормышында һәм иҗатында мөһим роль уйнаган Яңа Кырлайда күпләгән төзекләндерү эшләре алып барылды.
25 апрельдә Яңа Кырлайда юбилей уңаеннан бәйрәм чаралары, шигырь бәйрәме үткәрелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, интеллигенция вәкилләре белән очрашып сөйләште. Ныклап төзекләндерелгән музейны, паркны, Мәдәният йортын карады.
Мәдәният йортында шигырь бәйрәме булды. Анда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тәбрикләде.
Республиканың танылган язучылары, шагыйрьләре шигырьләр укыдылар, тәкъдимнәрен әйттеләр. Район һәвәскәрләре җырлар, биюләр бүләк иттеләр.
Бәйрәм Тукайның үлемсез “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев