erid:2VtzquqpS7d
“Яңарыш“ ширкәтендә тырмага чыктылар
Арча яңалыклары

“Яңарыш“ ширкәтендә тырмага чыктылар

Район башлыгы Илшат Нуриев хуҗалыкта эшләр барышы белән кызыксынды

“Яңарыш“ ширкәтендә 2 апрельдә зәп  басуларын тырмалый башладылар. Беренче агрегатны Зөфәр Дияров алып чыкты. Уҗымнарны тукландыруны да беренче булып шушы хуҗалыкта башлаганнар иде.
- Дым каплатуга аеруча игътибар итәчәкбез, - ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков.
Әлеге басуда район башлыгы Илшат Нуриев та булды, хуҗалыкта эшләр барышы белән кызыксынды. Ул шулай Кәче авылындагы фермада робот урнаштыру барышын карады.


 


Нет комментариев