Яшүсмерләр катнашында кылынган җинаятьләр саны кимегән
Ел башыннан бирле Татарстанда яшүсмерләр яки аларның катнашында кылынган 235 җинаять тикшерелгән.
Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮУПиПДН (УУПиПДН) бүлегенең оештыру эшчәнлеге бүлеге башлыгы, идарә башлыгы урынбасары Резедә Вахитова сөйләде.
«Узган ел белән чагыштырганда, яшүсмерләр катнашында кылынган җинаятьләр саны кимегән: 384 очрактан 235кә кадәр», – дип белдерде Резедә Вахитова.
Яшүсмер җинаятьчеләр арасында – 86 мәктәп укучысы, 66 техникум студенты һәм өч югары уку йорты студенты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев