Идарәне югалтып, каршы як полосага чыга
Бүген Лесхоз белән Төрнәле арасында юл һәлакәте булды.
Бүген Лесхоз белән Төрнәле арасында юл һәлакәте булды. “Лада Гранта” машинасы белән идарә итүче һава шартларын исәпкә алмыйча, кызу тизлек белән бара һәм идарәне югалтып, каршы як полосага чыга, “Дэу Матиз” белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, “Лада Гранта” машинасының йөртүчесе һәм пассажиры,
“Дэу Матиз” шоферы төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатыла.
Бу хакта Арча эчке бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев