erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Игътибар – конкурс: “Иң яхшы комбайнчы” һәм “Иң яхшы машина йөртүче”

Арча районында комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында конкурс игълан ителде.

Конкурсның максаты – авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең бөртекле культуралар җитештерү күләмен арттыруга кызыксыну тудыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү. Конкурста катнашучылар түбәндәге төркемнәрдә катнашып һөнәри осталыкларын күрсәтә алалар:

“Иң яхшы комбайнчы“
Биш призлы урын: 1нче урын – 100 мең сум; 2нче урын – 80 мең сум; 3нче урын – 70 мең сум; 4нче урын – 60 мең сум; 5нче урын 50 мең сум.

“Иң яхшы машина йөртүче“
Ашлык ташуда өч призлы урын: 1нче урын – 100 мең сум; 2нче урын – 80 мең сум; 3нче урын – 70 мең сум.

Әлеге конкурс безнең игенчеләргә булышуга һәм Арча районының авыл хуҗалыгын күтәрүгә юнәлдерелгән. Катнашучыларга уңышлар, матур җиңүләр телибез!

Урак өстендә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәвегезне, лаеклы хезмәт шартлары тудыруыгызны, хезмәткәрләрне сыйфатлы ризык, вакытында түләнгән хезмәт хакы белән тәэмин итүегезне телибез.
Катнашучыларга уңышлар, техникага тоткарлыксыз эш, һава торышына – аяз көннәр, басуларга мул уңыш!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев