erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Икмәк - игенченең җан җылысы

Кем белә, бәлки киләчәктә үз юлын бу өлкәдә сынап караучылар да булыр

Бүгенге яшьләр арасында “Икмәк – игенченең җан җылысы”, дип сөйләүчеләрне дә, “Игенченең тырышлыгы кырларыннан күренә” дигән юлларны яттан белүчеләрне очратып булыр микән? 

Мәктәп укучылары өчен кертелгән “Россия – минем офыклар” профориентация курсы һәм “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшәбез” проекты кысаларына “Икмәккә юл”,“Аграр Россия” темалары да юкка гына кертелмәгән, безнеңчә. Ничек итеп яшьләрнең игътибарын авыл хуҗалыгына, игенчелеккә юнәлтергә соң?

Бәлки, мең кат сөйләгәнче бер кат күрү яхшырак булыр дигән ният белән, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучылары 11 нче сентябрь көнне “Ак барс” агрокомплексына сәяхәткә чыкты. Җәйге яллардан соң, парта арасына утырырга ияләшеп бетмәгән укучылар өчен бу гаҗәеп һәм көтелмәгән яңалык булды. Анда безне  колач җәеп хуҗалык җитәкчесе Ленар Илсур улы Абдуллин, агрокомплексның агрономнары Сәләхов Булат Мөнир улы һәм Шәрәфиева Илүсә Зөлфәт кызы каршы алдылар. Алар ипинең өстәлгә ничек килүе турында мавыктыргыч, кызыклы, иң мөһиме яратып сөйләделәр. Бу бер генә баланы да битараф калдырмады. Һәркемдә тизрәк бу күренешләрне үз күзләре белән күрәсе килү теләге уянды. 

Иң беренче ямь-яшел булып утырган уҗым басуына тукталдык.“Көздән сөреп калдырылган басу тырмалана, минераль ашламалар кертелә. Берничә чәчкеч таккан трактор агрегатлары орлыкны тиешле тирәнлектә күмеп чәчәләр”, – дип сөйләде Булат Мөнирович.
“Орлыклар туфракта бүртәләр һәм шытып чыгалар. Һәр бөртек җиргә тамыр җибәрә. Озак та үтми, басу ямь-яшел була. Һәр бөртектән берәр сабак үсеп чыга. Тиздән аларда башаклар барлыкка килә. Башакларда бөртекләр күренә башлый. Игеннәр мул уңыш бирсен өчен, бөртекләрне  вакытында чәчү,  җирне вакытында эшкәртү, ашлау кирәк”, – дип дәвам итте агроном.

Киләсе тукталыш – ындыр табагы. Биредә кырдан кайткан ашлык чистартыла, киптерелә һәм элеваторга озатыла. Укучылар үзләре дә, кызыксынып, ашлыкның дымын үлчәп карадылар; бодай, солы, арпа һ.б. бөртекле культураларны аерырга өйрәнделәр. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алдагы тукталыш – иген кыры. Биредә урып-җыю эшләре төгәлләнү алдында. Эш бер генә мизгелгә дә туктап тормый: комбайннар ашлыкны ура, суга, ә машиналар аларны ындыр табагына илтә. Техника шавына балаларның шат авазлары кушылды: кем фотога төшә, кем комбайнга утырып карый, кем агроном абыйларына сораулар яудыра. Күбесенә хәтта комбайнда йөреп карау бәхете дә елмайды. Очрашу ахырында укучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Әнә шулай вакытның ничек үткәнен дә сизмичә, илһам, көч алып кайттык без “Ак барс”иген кырларыннан. Алтын көзнең сихри нурына төренгән табигатьнең бу почмагы һәркемнең күңелендә озак сакланыр әле. Кем белә, бәлки киләчәктә үз юлын бу өлкәдә сынап караучылар да булыр.

Менә шундый файдалы да, мәгънәле дә, эшлекле дә сәяхәт өчен “Ак барс” агрокомплексы хуҗаларына һәм директорыбыз Гарипова Гөлнара Фидаил кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Арча педагогика көллиятенең гимназия сыйныфы укучылары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре