19 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Район иҗтимагый советы Яңа Чуриледә һәм Югары Курсада булды
Район иҗтимагый советы әгьзалары (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) Яңа Чуриле психоневрология интернат йортында һәм Югары Курса авылында мәшһүр мәгьрифәтче Г.Курсави музеенда булдылар.
-
Миңа әни кирәк иде… (Гыйбрәтле хикәя)
Мәктәптән чыккан Зиләнең язгы кояштан күзләре чагылып китте. Әйтерсең, каршыдагы куаклыктан кемнәрдер көзге белән яктыртып, укытучылары апалары белән шаяра иде. Күңеленә нигәдер шушы чагыштыру килде һәм Зилә үзалдына көлеп куйды. “Укытучы бөтен җирдә укучыларын күрә инде ул”…
-
Шпорадан ничек котылырга?
Аякка басып булмый әле! Табан астына шпора чыгудан интеккән кешедән бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әлеге чирләрне җиңелчәгә санап, аларны йорт шартларында гына дәваларга тырышабыз. Аякка баса алмый башлагач, соң була. Шпора ни сәбәпле чыга? Аннан ничек котылырга? (Ватаным Татарстан, Динә Гыйләҗиева)
-
Гаиләләргә торак алу җиңеләергә мөмкин
Күпбалалы гаиләләрнең бер баш бәласе кимемәгәе. Аларга торак мәсьәләсен хәл итәргә булышмакчылар. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләргә ремонт ясалган, йорт кирәк-ярагы һәм көнкүреш техникасы булган фатирны арендага бирә башларга тәкъдим иткәннәр. Кер дә, дөресрәге, бала тап та яшә! Тораклы булу җиңелме? (Ватаным Татарстан, Эльвира Вәлиева)
-
«Көзге уңыш» бәйгесенә старт бирәбез
«Арча хәбәрләре» сайтында чираттагы фотолар бәйгесе башлана
-
Икмәк - игенченең җан җылысы
Кем белә, бәлки киләчәктә үз юлын бу өлкәдә сынап караучылар да булыр
-
Казанның «Җиңү Проспекты» метро станциясендә бер кеше поезд астына ташланып һәлак булган
18 сентябрь иртәсендә бөтен социаль челтәрләрдә Казан метросында һәлак булган мәктәп укучысы турында хәбәр ителде.
-
Татарстан Гидрометеорология үзәге яңгыр һәм салкыннар килү турында кисәтте
Озакка сузылган метеорологик җәй бу атна азагына Татарстаннан китә.
-
Җырчы Зуля Камалова вафат булган
Австралиядә яшәүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова 18 сентябрьдә 55 яшендә вафат булган. Соңгы вакытта ул онкология авыруы белән көрәште.