Казанның «Җиңү Проспекты» метро станциясендә бер кеше поезд астына ташланып һәлак булган
18 сентябрь иртәсендә бөтен социаль челтәрләрдә Казан метросында һәлак булган мәктәп укучысы турында хәбәр ителде.
Бу хәл «Җиңү Проспекты» метро станциясендә булган. Мәетне тимер юлдан алганчы, метро эше туктатылып торган.
Инде соңгы мәгълүмат, поезд астына 38 яшьлек хатын-кыз эләккән икән. Ул ябык гәүдәле һәм кечкенә буйлы булганга шаһитлар аны укучы бала белән бутаган.
Бу үз-үзенә кул салу яки бәхетсезлек очрагы булганмы тикшерүчеләр ачыклаячак.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев