erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаиләләргә торак алу җиңеләергә мөмкин

Күпбалалы гаиләләрнең бер баш бәласе кимемәгәе. Аларга торак мәсьәләсен хәл итәргә булышмакчылар. Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләргә ремонт ясалган, йорт кирәк-ярагы һәм көнкүреш техникасы булган фатирны арендага бирә башларга тәкъдим иткәннәр. Кер дә, дөресрәге, бала тап та яшә! Тораклы булу җиңелме? (Ватаным Татарстан, Эльвира Вәлиева)

Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген Татарстанда яңа төзелгән йортта бер бүлмәле фатир уртача – 8,7 миллион сум, ике бүлмәлесе  11,5 миллион сум тора. Мондый бәяләрдән баш әйләнә, димәгез, ишле гаиләләрнең хәле тагын да кыенрак. Чөнки алар «берле», «икеле»гә сыймый да әле. Бала күбрәк булган саен, торакның да зуррагы кирәк. Шуңа күрә дә «ДОМ.РФ» дәүләт компаниясе илдә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ташламалы бәядән социаль аренда программасын гамәлгә кертергә тәкъдим иткән.

Әлеге программа ил күләмендә яңалык түгел. Аерым алганда, мондый мөмкинлектән Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр файдалана. Торакны арендага биреп тору белән беррәттән, төбәк хакимияте яки җирле оешма-предприятиеләр аны түләшергә дә ярдәм итә. Шул рәвешле халыкны да, белгечләрне дә урында тотып торалар. Мәсьәләнең тагын бер ягы: төзелеш күрсәткечләре кимеми. Владивостокта, мәсәлән, гамәлдә булган программа кысасында гаиләләргә ремонтланган, өстәл-диван, суыткыч, телевизор ише кирәк-ярак булган 50 квадрат метрлы «берле»не аена 9,5 мең сумга арендага алырга мөмкин, ди. Шундый ук торакның базар бәясе – аена 40 мең сум тирәсе. Хәзер исә мондый программа ярдәмендә күпбалалы гаиләләргә булышмакчылар. Аңлашыла ки, итәк тутырып бәби үстерүчеләрнең керем дәрәҗәсе базардагы торак бәяләреннән бик ерак. Социаль арендага бәяле тәкъдим «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм программасына керәчәк, дип тә фаразлана.

Лаеш районының Усад авылында яшәүче күпбалалы Нәгыймовлар яңалыкка сөенде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ике кызыбыз мәктәптә укый. Хатыным Гөлназ төпчегебез белән өйдә утыра. Гаиләне бердәнбер туендыручы – мин, – ди гаилә башлыгы Рөстәм Нәгыймов. – Бала табарга кушалар да, тик безнең кебекләргә артык ярдәм итәргә теләүчеләр генә күренми. Ул 300, 500 сумлык пособиеләр белән ерак китә алмассың. Ярты елга бер тапкыр балаларга дару сатып алырга бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акча да бар ни дә, юк ни. Зарланып әйтүем түгел: үзебез өчен тапкан балалар. Арендага арзанлы торак бирә башласалар, чыгымнар кимер иде. Ике ел элек ипотекага өч бүлмәле фатир сатып алдык. Айлык түләү, коммуналь хезмәтләрне дә исәпкә алып, ай саен 40 мең сумга җитә.

Язманың дәвамы: https://vatantat.ru/2024/09/151801/
© Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев