Илһамыгыз кимемәсен, Рәфкать абый
Аларның һәр юлыннан, иҗегеннән хисләр ташып тора
Илһамыгыз кимемәсен, Рәфкать абый
Казанбаштан Рәфкать ага Низамиев кечкенәдән хисле бала була. Мәктәптә укыган вакытында ук шигырьләр яза. “Яшь ленинчы” газетасында басылып та чыга алар.
– Бервакыт әнигә авыл Советыннан бер сум акча биреп чыгарганнар. Нәрсә икән ул, дип аптырап кайтып керде. “Яшь ленинчы” газетасыннан гонорар булып чыкты, – дип искә алган иде ул бер очрашканда.
Армиядә хезмәт иткәндә дә өйгә, кызларга шигъри юллар белән хат язып ята. Аннан авылда калып, гомере буе шунда яши, эшли, гаилә кора, йорт төзи, балалар үстерә. Һәм беркайчан да иҗатны ташламый. Төрле темаларга туктала Рәфкать абый. Туган ягына, аның кабатланмас табигатенә, авылдашларына, гаиләсенә бөтен күңеле белән гашыйк кеше ул. Бу хис аның күп кенә шигырьләрендә дә чагылыш таба. 2016 елда үзешчән шагыйрьнең “Күңелемдә шигырь юллары” исемле шигырьләр җыентыгы да басылып чыкты. Авылда аны тәкъдир итү кичәсе дә оештырылды. Шигырьләре бик матур Рәфкать Низамиевның. Аларның һәр юлыннан, иҗегеннән хисләр ташып тора.
Быел Рәфкать абыйга 75 яшь була. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен. Сезгә тигез тормыш, ныклы сәламәтлек, иминлек телибез.
Гөлсинә Зәкиева
Тальян дигән татар гармуны
Өздереп тальянда уйныйлар
Казанбаш якларында.
Шул моңнарны тыңлап үстем,
Мин бала чакларымда.
Капка төбенә чыгып Шәрип абый,
Тальян гармун алып кулларына,
Җибәрә иде сызып көмеш моңнар,
Тарала иде инеш буйларына.
Тальян гармун җырга тургай булып
Сайрый иде авыл туйларында.
Яшел болын, тальян тавышыннан,
Гөрли иде сабантуйлары да.
Ничек сыйган бу илаһи моңнар,
Шул бәләкәй гармун эчләренә.
Тальян тартып күрше Вәли абый
Керә кайчак минем төшләремә.
Кулларына алып биеткәндә
Вагыйз абый, Җәүдәт абыйлар
Сулыш алмый, бар дөньяны онытып
Тыңлый идек, ул чак сабыйлар.
Гармунчылар алар күп иделәр,
Безнекеләр кебек сирәк була.
Бала чагым, алар искә төшкәч,
Ирексездән шулчак күңел тула.
Габдельфәрт абый, шөкер, исән әле,
Ул гармунны алып сайратырга.
Алмашчылар бармы? – дигән сорау
Мәҗбүр итә мине сагаерга.
Шул бәләкәй гармун эчләрендә,
Милләтемнең минем бар моңы.
Һич тынмасын иде, югалмасын
Тальян дигән татар гармуны.
Карт аю һәм ...мин
Бер көн шулай йөреп килим диеп
Чыккан идем авыл башына.
Аннан качып йөргән бер карт аю
Килеп чыкты үзе каршыма.
Мари урманында йөргән шул карт аю
Ничек тапты икән Казанбашны?
Каян белгән кайда торганны?
Интернетка әллә кергәнме?
Ни тырышып йөрдем качып-посып,
Күренмәскә тырышып күзенә.
Күп эзләдем сине, качып йөрмә,
Дип әйтә бит бәреп йөземә.
Ярар, мәйтәм, минем холык түгел,
Тарткалашу белән талашу.
Бер-береңә каты бәрелмичә
Тыныч кына кирәк аңлашу.
“Шөкер итәм”, – дидем Ходаема,
Сау-сәламәт яшәп торганыма.
“Сау бул, картлач, имин яшә”, – диеп,
Кайтып китте аю урманына.
Әниләр...
Офыкка төбәлгән күзләрем,
Үткәннәр киләләр хәтергә.
Каршымда тора күк әнием,
Телиме ул нидер әйтергә?
Әниләр, әниләр, әниләр,
Өзәдер бу сүзләр бәгырьне.
Бик күпләр сез исән чагында
Белмиләр шул сезнең кадерне.
Янымда утыра бер ана,
Күзләре чыланган яшенә.
Бардыр, дим, олы бер хәсрәте,
Тик аны ул миннән яшерә.
“Сөйләгез, апа”, – дип сак кына,
Эндәштем ак чәчле апага.
Карады күтәреп күзләрен,
Тетрәнеп куйдым мин шул мәлдә,
Кагылдам, ахры, дип ярага.
Рәфкать Низамиев,
Казанбаш
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев