erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Йолдыз Җәләева - «Ел герое» бәйгесе җиңүчесе

Ел дәвамында газетабыз һәм сайтыбызда районыбыз кешеләре, аларның язмышлары һәм җиңүләре турында язмалар урын алып килде. Иң күп укылган һәм иң күп кайтавазлар җыйган язма геройларын бергә туплап, укучыларыбыз арасында ВК битебездә тавыш биру оештырган идек. Нәтиҗәләр белән таныштырыр вакыт та җитте.

Иң беренче чиратта, барлык тавыш бирүчеләргә һәм комментарийлар язучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйгегә без 7 язма героен тәкъдим иткән идек. Әлбәттә , узган ел безнең газетабыз һәм сайтыбыз битләрендә урын алган йөзләгән гыйбрәтле язмышлар арасыннан аларны сайлап алу җиңел булмады.Шулай да без объектив булырга тырыштык.Алар арасында төрле чор кешеләре, төрле һөнәр ияләре бар. Ләкин әлеге шәхесләрне, миңа калса , бер сыйфат берләштерә:  алар барысы да язмыш сынаулары алдында бөгелеп төшмичә үзләрендә алга барырга көч тапкан нык ихтыярлы кешеләр. Алар барысы да безнең заман геройлары!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә бәйгегә килгәндә, анда 278 укучы тавыш биргән. Һәм аларның күпчелеге (174) Йолдыз Җәләеваны сайлаган. Без аны һәм мәкалә авторы Гөлсинә Зәкиеваны чын күңелдән тәбрик итәбез. Барлык язма геройларын, газета һәм сайтыбыз укучыларын Яңа ел белән котлыйбыз! Безнең белән булуыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X