Җирле үзидарә — халык белән хакимият арасындагы ныклы күпер
Бөтен эшне башкару нәкъ менә авыл җирлекләре башлыклары, секретарьларына туры килә.
"Җирле үзидарә көне" уңаеннан Арча район Мәдәният йортында тантаналы бәйрәм чарасы узды.
Анда районның җирле үзидарәләре башлыклары, хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, ветераннары чакырылган иде. Кунаклар бинаның икенче катында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Аннан бөтенесе бергә җыелып фотога төштеләр. Ветераннар бер-берсе белән бик теләп аралаштылар, рәхәтләнеп сөйләштеләр.
Бәйрәмдә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы «Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе киңәшчесе Алмас Нәзиров катнашты һәм котлау сүзләре белән чыкты.
- Сезгә берүк вакытта оста оештыручы да, психолог, идарәче дә булырга туры килә, - диде Алмаз Хисаметдинов. - Сезгә җирлекләрнең социаль һәм икьтисади үсеше, аларда яшәүчеләрнең иминлеге өчен зур җаваплылык йөкләнгөн. Район тормышына битараф булмавыгыз, халыкка уңайлы шартлар тудыруда көчегезне кызганмавыгыз, эшегезгә тугрылыгыгыз, иң авыр очраклардан да чыгу юлын таба алуыгыз өчен чын күңелдән зур рәхмәтемне белдерәм.
- Сезнең белән очрашу яшьлегемә кайткан кебек булды. Залда утырган кешеләрнең 99 проценты миңа таныш. Уңышларыгыз турында ишетеп горурланам, - диде Алмас Нәзиров. - 26 апрель көнне телевидение аша "Дуслар җыелган җирдә" дигән нинди матур тапшыру булды. Нинди талантлар чыгыш ясады! Арча белән ничек горурланмыйсың да, аның халкына ничек сокланмыйсың. Бу залда утырган һәр кеше - шәхес, үз эшенең остасы. Республикада татар, Тукай, Арча, дисәләр, Арчаның хезмәт сөючән, тырыш халкы күз алдына килә. Арча халкы белән таулар күчереп була.
Озак еллар Апаз авыл җирлеген җитәкләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы Ренат Садыйков сәхнәдән җирле үзидарәнең бүгенге көне белән чагыштырып, үткәннәрне искә алды.
– Мин ике тапкыр авыл җирлеген җитәкләдем. 1983–1988 елларда Апаз авыл советы башкарма комитеты рәисе идем, 2010–2020 елларда Апаз авыл җирлеге башлыгы булып эшләдем. Беренчесендә Россия Федерациясе Министрлар Советы карары нигезендә авыл Советлары арасында җиңүче буларак байрак, диплом һәм 10 мең сум премиягә лаек булдык. Ул вакытта 8 мең сумга машина алып була иде, - дип сөйләде ул. - Шул чорда эшләү белән бүгенге көн арасында аерма бик зур. Элек бөтен социаль учреждениеләр авыл җирлеге аша финансланды. Кулда акча бар иде. Авыл Советларын ул чакта уч төбендә генә тоттылар. Хәзер социаль учреждениеләрнең барысы да аерылып чыкты. Ә авыл җирлекләре өчен эше шул килеш калды. Авыл җирлегенә кергән колхоз, совхоз белән бер булсаң, бик күпкә җайлы. Без совхоз җитәкчесе Мансур Әхмәтов белән 1976 елдан бирле бергә эшләдек. Аның белән тыгыз элемтә – уңышларның нигезе булды.
Бүген авыл җирлекләре башлыкларының эше күпкырлы һәм әйтеп бетергесез катлаулы. Бу урында Наласа авыл җирлеге башлыгы Ильфира Шакированың "Дуслар җыелган җирдә" тапшыруында әйткән сүзләре искә төште.
- Мин 2012 елдан авыл җирлеген җитәклим. Аңа кадәр 29 ел Урта Бирәзә башлангыч мәктәбендә укыттым, аны җитәкләдем. Мәктәптә балаларга белем, тәрбия бирсәм, монда җирле халык белән шуны ук башкарам, аларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшлим. Бөтен төр программаларда катнаштык. Яшьләрне авылда калдыруга аеруча зур әһәмият бирдек. Субсидияләр алып, авыл җирлегендә хезмәт куючы яшьләр өчен йортлар салдык. Бу авылның киләчәге бар, дигән сүз, - диде ул һәм хезмәтен бәяләү итеп, алкышларга лаек булды.
Район зур. Район башлыгы да, район башкарма комитеты җитәкчесе дә һәр почмакка барып та җитә алмый. Бөтен эшне башкару нәкъ менә авыл җирлекләре башлыклары, секретарьларына туры килә. Хәзер халык белән эшләве бик авыр. Чөнки тормыш алга бара, таләпләр дә арта, сораулар да күбәя. Шулай булырга тиештер дә. Ә җирле үзидарә — ул халык белән хакимият арасындагы ныклы күпер.
Бу көнне озак еллар эшләп җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләр бүләкләргә лаек булды. Бүләкләрне Алмаз Хисаметдинов һәм Алмас Нәзиров тапшырды.
Соңыннан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Фәнәвил Галиевның "Корт" исемле комедиясен тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев