Күркәм гадәт
Һәр елны Рамазан аенда мәдәният йортыбызда балалар өчен диеп ифтар мәҗлесе үткәрелә. Балалар бу кичәне яратып, сагынып көтеп, өйрәнгән догаларын сөйләргә ашкынып тора.Бу кичәбездә дә күпләп балаларыбыз уразалы иде, догалар укыдылар һәм авылыбызның дин әһеле Рәдис хәзрәтнең файдалы һәм кирәкле вәгазьләрен тыңладылар.Шушы мәҗлесләрне үткәрүдә төрлечә көче кергән барлык авылдашларыбызга, барлык эшләрдә дә беренчеләрдән булып ярдәмгә килүче "Өммегөлсем" халык фольклор коллективы кызларына, рәхмәтләр әйтәбез, Аллаһы Тәгалә үзе кабуллардан кылсын.
Тәнзилә Вәлиева,
Ташкичү авылы
Нет комментариев