erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кешелек иминлеге сагында

Ветеринария табибларын кешелекне дәвалаучылар, диләр. Хәтәр авырулар таралу куркынычы арта барган чорда аларга аеруча зур җаваплылык йөкләнә

23 гыйнварда Арчада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында да шул турыда сөйләштеләр. 

Утырышта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР муниципаль берәмлекләр ассоциациясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин, Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев, дәүләт ветеринария берләшмәләре, дәүләт ветеринария инспекциясенең территориаль бүлекләре җитәкчеләре катнашты.

Кунакларны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов тәбрикләде, район белән таныштырды, тарихы, ирешкән уңышлар турында сөйләде. 
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей  Муковнин Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтенең төп күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә булуын билгеләп үтте, республика җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев 2025 елдагы эшкә йомгак ясады, 2026 елга бурычлар куйды. 2025 елда эпизоотиягә каршы чаралар планы тулысынча үтәлгән. Ел дәвамында белгечләр тарафыннан 510 миллионнан артык вакцинация, 5 миллион ярымнан артык диагностик тикшерү, 77 миллионга якын эшкәртү үткәрелгән, 14 мең бинада дезинфекция ясалган, бу 19 миллион квадрат метрдан артык мәйдан дигән сүз.

Ветеринария һәм фитосанитария федераль күзәтчелеге хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев идарә эше турында сөйләде, төп эшчәнлекләре – предприятиеләрнең биоякланышын көчәйтү, терлекләр кайтаруны контрольдә тоту, хезмәткәрләрне укыту, мониторинг һәм авыруларны алдан ачыклау һ.б.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үзенең чыгышында республика территориясенә куркыныч авыруларны кертмәү, эпизоотик иминлекне тәэмин итү, яшь белгечләрне җәлеп итү, биологик калдыкларны үтильләштерү һ.б. буенча бурычлар куйды.

Утырышта катнашучылар районның каты көнкүреш калдыклары полигонында яңа ачылган биологик калдыкларны туплау пунктын карадылар.
Район ветеринария берләшмәсе җитәк-чесе Руслан Котдусов әйтүенчә, район территориясендә 50 үләт базы бар. Биологик калдыкларны үтильләштерү программасы нигезендә, 2030 елга кадәр аларны бетерү күздә тотыла. Ә үлгән терлекләрне кая куячаклар соң?

Әлеге сорауга  җавап әзер инде. Узган көз каты көнкүреш калдыклары полигонында биологик калдыкларны туплау пункты төзелде. Хәзер үлгән терлекләрне шундагы суыткычта саклаячаклар. Алар аннан Алабугадагы эшкәртү заводына җибәрелә.

Терлек үлә калса 3-08-93 номеры белән район ветеринария берләшмәсенә шалтыратырга кирәк. Үлгән терлекләрне килеп алып китәчәкләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев