Көрәшче Булат Шакиров - чемпион!
15-17 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең “Витязь“ спорткомплексында “Татарстан яшьләре“ газетасы призына республика беренчелеге узды
Ярышларда 37 командадан 2007-2008 елгы 269 көрәшче бил алышты. Арча районыннан тренерлар Фәнис Зарипов, Фәнил Һидиятуллин, Марат Сәләхов, Рәис Галиевта тәрбияләнгән 9 көрәшче катнашты. Алар Арча исемен тагын бер кат данладылар. 37 команда арасында җиденче урынны алдылар.
Арча педагогика көллиятендә укучы Арча егете Булат Шакиров 110 кг үлчәү авырлыгында чемпион булды! Тренеры Фәнил Һидиятуллин. Ашытбаш мәктәбеннән Рүзәл Фәйзрахманов (60 кг) 3нче урынны алды. Тренеры Марат Сәлахов. Афәрин, егетләр!
Чемпион Булат Шакиров тренеры Фәнил Һидиятуллин белән редакциягә кунакка килде. Булатның кечкенәдән ярышларда катнашканын беләбез. Күз алдында көрәшеп үскән бала. Кечкенәдән тыйнак, йомры гәүдәле, матур малай иде. “Миңа хәзер 17 яшь, – дип сөйләде Булат. – Арча педагогика көллиятендә 2нче курста укыйм, физкультура укытучысына”. Кай арада үсеп җиткән! 3нче сыйныфтан көрәш белән шөгыльләнә башлаган. Башта гимнастика секциясенә йөргән. Аннан көрәшкә күчә. Көрәшкә үзең теләп килдеңме, әллә берәрсе чакырдымы, дип сорыйбыз. Үзем теләп килдем, мине көрәш, җиңүләр, пьедесталга менү кызыктырды, диде Булат. Атнага биш көн 1,5-2шәр сәгать шөгыльләнәләр. Бармыйм, туйдым, дигән көннәр дә булмый калмагандыр, дип сорыйм. Һәм андый көннәр булмады, дигән җавап ишетәм. “Без секциядә көрәш белән генә шөгыльләнмибез, йөгерәбез дә, төрле күнегүләр дә ясыйбыз”, – дип сүзне дәвам итте Булат. Буе 180 см.дан югары. “Республикада иң “нежный” көрәшче ул, – дип сүзгә кушылды тренеры Фәнил Һидиятуллин. – Ул көрәшкә кайберәүләр кебек “үтерәм” дип чыкмый, ә бәлки көндәшенә авырлык китермәмме, берәр җирен авырттырмаммы икән, дип чыга. Характерга усал түгел. Әмма җиңәм дигән максаты бар”. “Булатның кечкенәдән кайсы ягын ошаттыгыз?”. “Мин аның кулга көчле һәм гәүдәгә сыгылмалы булуын аңлап алдым. Тренировкага даими рәвештә йөрде һәм йөри. Мин иң беренче чиратта дисциплина, тәртипне алга куям. Дисциплина юк икән, җиңү дә юк! Республика күләмендәге ярышларда көндәшләре Артур, Артемны ике ел җиңә алмады. Төрле көрәшче төрлечә көрәшә. Һәркайсының үз техникасы. Менә шул нечкәлекләрне аңлап алып, Булат бу юлы аларны җиңде”. “Җиңәбез дип барган идегезме?”. “50гә 50. Күңелдә 100 процент җиңәбез дигән ышаныч юк иде. Әмма җиңеп буласын белдем”, – диде тренер Фәнил Һидиятуллин. “Ярышлар авыр булдымы?”. “Авы-ыр. Бу бала-чага ярышы түгел, зурлар-яшүсмерләр арасындагы чын көрәш. Хәзер көрәш белән бик каты шөгыльләнәләр. Элеккеге кебек килдем дә җиңдем түгел. Һәрбер авырлыкта 7-8 чемпион көрәшә”.
Булат дүрт балалы гаиләдән. Иң олысы ул. Әнисе Айгөл Носы авылыннан, әтисе Ринат Иске Ашыттан. Арчада яшиләр. Гади хезмәт кешеләре.
...Булат келәмгә “җиңәм!” дигән ышаныч белән чыга. Һәм җиңә! Бу аның республика күләмендә беренче җиңүе! Котлыйбыз! Алга таба уңышлар юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев