erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Коррупциягә каршы аңлату эше: авыл мәдәният йортларында мөһим мәсьәләләр күтәрелә

Намуслы һәм гадел тормышка омтылу — бүгенге көндә яшь буын күңелендә киң яңгыраш тапкан актуаль тема.

Арча районы авыл мәдәният йортларында үткәрелгән мәгълүмати чаралар кысаларында балалар һәм яшүсмерләр коррупция, гаделлек һәм намуслылык мәсьәләләре турында актив фикер алыштылар. 

Айван авыл мәдәният йортында балалар өчен «Намус белән яшәргә кирәк!» исемле мәгълүмати чара үткәрелде. Чара коррупция проблемасына багышланды. Катнашучылар җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, намуслы яшәү принциплары турында сөйләштеләр. Мәгълүмати стендларда коррупциянең асылы, аның нәтиҗәләре һәм бу күренешкә каршы көрәш ысуллары турында тәфсилләп аңлатылды. Урлашу, алдау һәм намуссызлык кебек хокук бозулар темасының хәтта балалар әкиятләре һәм мәсәлләрендә дә чагылыш табуына аерым игътибар бирелде. Уртак фикер алышу нәтиҗәсендә балалар үзләре: «Намус белән яшәргә кирәк!» дигән нәтиҗәгә килделәр. Чарада 28 кеше катнашты.

Хәсәншәех авыл мәдәният йортында «Гаделлек – бәхетле тормыш нигезе» дигән әңгәмә узды. Катнашучылар коррупцияне тамырдан бетерүнең гадел җәмгыять төзү һәм һәр граждан өчен тулы канлы, бәхетле тормыш тәэмин итүнең мөһим шарты булуын билгеләп үттеләр. Әңгәмәдә 12 кеше катнашты.

Яңа Кенәр авыл мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Гаделлек һәм намуслылык – коррупциядән саклау чарасы» исемле коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмати буклетлар таратылды. Буклетта коррупция, гаделлек һәм намуслылык төшенчәләрен аңлатучы кыскача тезислар урын алган.

Шулай ук коррупциягә каршы көрәштә шәхси сыйфатларның роленә һәм яшь буында актив тормыш позициясе тәрбияләүнең әһәмиятенә игътибар бирелә. Бу чаралар балалар һәм яшүсмерләрдә намуслылык белән гаделлекнең кыйммәтен аңлауны, шулай ук коррупция күренешләренә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән аңлату эшенең мөһимлеген күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев