erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Курса Почмак балалар бакчасына килгән кешеләр тоткарланган

Бүген Интернетта имеш Курса Почмак балалар бакчасына ниндидер чит кешеләр керергә тырышкан икән дигән хәбәр таралды. Без моңа ачыклык кертүне сорап район буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Айдар Баһавиевка мөрәҗәгать иттек.

Дөрестән дә бүген Казан шәһәреннән Яңа Чүрилегә зиратка кайтып килүче 5 яшь кеше (3 кыз һәм ике егет) Курса Почмак балалар бакчасына туктап юл сорыйлар. Чыгып барганда берничә тартма яшелчәне үзләре белән алып китәргә телиләр. Моны күреп алган бакча хезмәткәрләре полициягә хәбәр итә.  Сигнал керүгә мин үзем оператив группа белән кичекмәстән юлга кузгалдым . Без әлеге төркем утырган  машинаны Яңа Чүриле тирәсендә куып җитеп туктаттык. Хәзерге вакытта алар барысы да район буенча эчке эшләр бүлегендә.Тикшерү бара , - дип хәбәр итте безгә Айдар Рашатович.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X