Кытайдан – алтын медаль белән
Яңа үрләр, зур уңышлар, җиңүләр телибез сиңа, Рүзәл.
Арча егете Рүзәл Миңнемуллин Циндоуда үткән Халыкара Кытай-Россия ярышларында алтын медаль яулады.
2025 елның 21-23 ноябрендә роботехника, пилотсыз авиация системалары, программалаштыру һәм ясалма интеллект буенча Халыкара Кытай-Россия ярышлары үтә. Россия командасы составында Татарстаннан өч кеше бара. Шулай арасында якташыбыз Лаеш техник-икътисад техникумы студенты Рүзәл Миңнемуллин да була.
Арчада андый фамилияле кешеләр күп булса да, мин белгәне берничә генә. Шулар арасыннан, нигәдер, күз алдына Арча сәнгать мәктәбенең “Агачтан чокып ясау” бүлеге укытучысы Нияз Миңнемуллин килеп басты.
– Нияз Рәшитович, Лаеш техник-икътисад техникумынды белем алучы Рүзәл Миңнемуллин сезнең улыгыз түгелме? – дип шалтыраттым.
– Әйе, минем улым ул, – диде.
Шуннан сорау арты сорау туып, сөйләшеп киттек. Рүзәлнең шундый дәрәҗәле ярышта җиңү яулавы турында да әтисеннән ишетеп белдем.
– Ничек бу техникумны сайларга булды Рүзәл? Аның турында кайдан белде? – дип кызыксынам.
– Арчаның алтынчы мәктәбендә укыды ул. Аннан педагогика көллияте каршындагы гимназиягә керде. Тугызынчы сыйныфны уңышлы гына тәмамлады. “Укытучы буласым килми минем”, – ди бу. Аптырашып калдык. Укытучы һөнәрен сайлар да, Арчада калыр, дип өметләнгән идек. Кая барырга планлаштыруы турында сораштым. Радиотехник юнәлешне сайларга теләве турында әйтте. Шундый һөнәр буенча белем бирүче уку йортлары белән таныша башладык. Эзли торгач, Казан авиация техникумына тукталдык. Тик анда математикадан бик көчле булырга кирәк. Рүзәлнең бу фәннән дүртле. Әмма куллары алтын аның. Кечкенәдән агачтан кисәргә өйрәнде, нәрсәгә тотынмасын, кулыннан килә, – дип сөйләп китте Нияз Миңнемуллин.
Шунда ул белешеп, аралашып йөргән Васил Хәнәфиев белән сөйләшә. Аннан Лаешта радиотехник юнәлешендә белем бирүче техник-икътисад техникумы барлыгы турында белә. “Ике бала да шунда. Бик ошаталар”, – ди Васил.
– Бу һөнәр бүгенге көндә үсештә. Полиция, газ промышленносте, экология, авыл хуҗалыгы һәм башка күп өлкәләрдә пилотсыз очу аппаратлары операторлары кирәк, – ди танышлары да.
Нияз Рашитович та, Рүзәл үзе дә кызыксынып куялар. “Ачык ишекләр көне”нә баралар. Рүзәл аннан катгый карарга килеп кайта һәм шунда укырга керә.
– Үзенә бик ошый. Быел икенче курста. Ярышларда катнаша, – диде Нияз Миңнемуллин. – Беренче күрста укыганда ярышларда җиңә алмады. Бик борчылды. “Бар да алда әле”, – дип тынычландырдык. Иң мөһиме, укытучылары тырыш, өметле егет икәнен күрә. Җиңү яуламаса да, ярышлар вакытында экспертлар да аңа уңай бәя бирә. Көчле, дигәннәр Рүзәл турында. Тырыша. Дәресләрдән соң кичләрен дә кала. Дрон сүтә, җыя, проблемаларын таба, шуларны компьютерда күрсәтә, төзекләндерә, кирәк булганда, паяльник белән ябыштыра. Шунда ук очырырга да өйрәнә. Ярышлар вакытында да шуларның барысыннан да чыгып бәя куела. Радиотехник та, сүтеп-җыючы, пилот та дип санала алар.
Тырышлыгы бушка китмәгән Рүзәл Миңнемуллинның. Соңрак Мәскәү, Калуга, Казанда ярышларда урыннар алып кайткан. Узган ел ахырында Россия данын якларга Кытайга җибәргәннәр. Лаеш техникумыннан берүзе! Уку йорты директоры үзе алып барган. Һәм Рүзәл сынатмаган, ышанычларын аклаган, Циндоуда үткән Халыкара Кытай-Россия ярышларында алтын медаль яулаган. Бүләген монда кайткач зурлап тапшырганнар.
– Укытучы буласым килми, дигән иде. Язмыш үзенчә хәл итте, укытучылыкны да сынап карарга мөмкинлек бирде, – диде Нияз Миңнемуллин. – Бу һөнәрне үзләштерергә теләк белдереп килгән кешеләрне өйрәтүне дә аңа ышанып тапшыралар.
Рүзәл әле икенче курста гына. Алда тагын ике елы бар. Яңа үрләр, зур уңышлар, җиңүләр телибез сиңа, Рүзәл.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев