«Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе башланды
Значокларны волонтерлардан гына түгел, партнерлык мәйданчыклары аша да алырга мөмкин.
«Буыннар хәтере» хәйрия фонды 10 апрельдән 22 июньгә кадәр унберенче тапкыр «Кызыл канәфер»Бөтенроссия акциясен уздыра. Инициатива кысаларында ил халкы кызыл канәфер билгесен сатып ала һәм шуның белән Бөек Ватан сугышы һәм башка сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итә ала. Барлык җыелган акчаларны фонд медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдерәчәк.
Акциядә катнашучылар проект һәм үз оешмалары символикасы белән фирма киемнәрендә эшлиләр, шулай ук иганә җыю өчен махсус бокслар кулланалар. Взносны акчалата яки QR-код аша ясарга мөмкин.
Значокларны волонтерлардан гына түгел, партнерлык мәйданчыклары аша да алырга мөмкин: «Россия почтасы» бүлекчәләрендә, ерак юлга йөрүче поездларда һәм Россия тимер юлларының тизйөрешле составларында, шулай ук эре маркетплейсларда һәм челтәр кибетләрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев