erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Кызыл китаптагы ак челән Арча районына кунакка килгән

Күп йөргән, күп күргән, диләр

Мин гел йөреп торам үзе, буш вакытларда, үткән-барганда да кошлар, җәнлекләр дөньясын күзәтәм, үзем төшергән фотоларны альбомга урнаштырып барам. Тик менә ничә еллар йөреп тә ак челәнне беренче күрүем.

Үткән ялларда туган якларга кайтып килдем. Балык күлләре сусыз калгач, аккошларның аптырап йөрүе турында язган идем инде. Соңгы елларда бала чыгарып үстерә башлаганнар иде. Ярый әле районда совет чорында төзеп калдырган буалар, башка сазлык-күлләр бар. Аккошларны шуларда күрәбез, дигән хәбәрләр килеп тора. Мин дә авыл янындагы күлдә бер гаиләне очраттым, дүрт балалары үсеп беткән инде.

Икенче бер табигый күлдә үрдәкләр, акчарлаклар, шөлдиләр, тәкәрлекләр мәш килә. Соры челәннәр балык, бака эләктереп булмасмы, дип селкенми дә басып тора. Аяклары озын аларның, йөзеп йөрисе юк, йөзә дә алмый инде алар. Аякларыннан балыкны кызыктыра торган ис килә, диләр. Балык килүгә очлы томшыклары белән чукып кына алалар. Бер челәннең ярты килолы карпны ничек йотканын карап торганым бар. Йоткан балык тиз эшкәртелә, эшкәртелгән балыкны балаларына алып кайтып кире чыгарып ашаталар.

Соры челәннәрнең ояларын биек агач башларына корулары гаҗәп, шундый озын аяклар белән ояда йомырка өстендә ничек утыралардыр.
Безнең районда соры челәннәр колониясе Урта Курса зиратында бар иде. Ул республиканың табигать һәйкәлләре исемлегендә дә бар. Исемлектә бар, әмма челәннәре юк. Зур агачларны кискәч ташлап китте алар күп гасырлар буе оялаган урыннарын. Кара каргалар да авыл эчендәге агачларга күченде.

Инде ак челәнгә күчик. Менә шушы күлдә үзебезнең челән белән янәшә басып балык тотучы ап-ак кошны күреп гаҗәпләнеп калдым. Үзе нәкъ челән, үзе ак! Икесе янәшә туры килгәч, чагыштыру да җиңел иде. Соры челән соры-күк төстә, башы, муены, күкрәк асты ак. Башының як-ягында киң кара тасмалар, баш артында озын кара каурыйлардан торган толым калкып тора. Томшыгы көрән, аяклары саргылт. 
Инде ак челәнгә күчик. Күзләре әйләнәсендә боҗра, томшыгы сары, аяклары кара.

Белешмәгә күз салсак, зур ак челәннәр Россиянең көнъягында яшиләр, Татарстанда сирәк очрыйлар, диелгән. Алар Татарстан Республикасының кызыл китабына кертелгән.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев