erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Лицейның беренче сыйныф укучылары - «Россия бөркетләре» сафында

11 ноябрь көнне, бөтен Россия буйлап алдынгылар хәрәкәтенең “Россия бөркетләре” баскычына башлангыч сыйныф укучылары кабул ителде. Балалар тормышындагы әлеге яңа вакыйга мәктәпләрдә зур бәйрәм итеп билгеләнеп үтелә.

Арчаның “Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее”нда 47 беренче сыйныф укучысы “Россия бөркетләре” сафына кабул ителде. Бәйрәмгә Россия балалар һәм яшьләр "Алдынгылар" хәрәкәтенең җитәкчесе Ильина Лия Юрьевна да килде. Укучыларны бу юнәлеш белән тулырак таныштырды, киләчәктә зур уңышлар теләде.

“Россия бөркетләре” сафына кабул ителү – һәр бала өчен истәлекле вакыйга. Балалар бөркетләр турындагы риваять тыңладылар, аның законнары белән таныштылар, “бөркетләр”нең гимнын башкардылар, Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга вәгъдә бирделәр. Бу эштә аларга лицеебызның “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары - югары сыйныф укучылары ярдәм итәчәк. “Россия бөркетләре” таныклыгын һәм билгесен  дә укучыларның күкрәкләренә алар беркетте. Бәйрәм “Алдынгылар хәрәкәте”нең бию флешмобы белән тәмамланды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Бөркет” булу ул — һәрнәрсәдә һәм һәрвакыт беренче булу, үзеңдә Ватанга мәхәббәт, тырышлык һәм белемгә омтылыш тәрбияләү, башкалар өчен үрнәк булу дигәнне аңлата. Балаларыбыз шундый булып тәрбияләнер дип  ышанабыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев