Марат Әхмәтов Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты
Җитди мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов бүген Йошкар-Олада узган Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты.
Марат Әхмәтов закон чыгаручы коллегаларының игътибарын сөт җитештерү проблемаларына юнәлтте. Сөткә сатып алу бәяләре төшү сәбәпле, быелның беренче кварталында Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләре ай саен 1,5 млрд сум тирәсе акча югалткан. «Карар проектына бу мәсьәлә белән борчылуыбызны кертүегезне сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов Идел буе закон чыгаручыларына. – Татарстан – Россиядә иң эре сөт җитештерүче. Шуңа күрә сөт базарында теләсә нинди бәя тирбәнешләре бик зур йогынты ясый».
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/amgyiat/marat-axmatov-sot-bazarynda-telasa-nindi-baia-tirbaneslare-bik-zur-iogynty-iasyi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев