erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ике ай эчендә ике баласын җирләгән

Кеше язмышы төпсез кое кебек бит ул. Башта янына барырга куркасың, аннан төбенә төшеп җитә алмыйсың. Көтмәгәндә очрашып, аралашып киткән Дания апаның да кичергәннәре башка сыймаслык.

Кеше язмышы төпсез кое кебек бит ул. Башта янына барырга куркасың, аннан төбенә төшеп җитә алмыйсың. Көтмәгәндә очрашып, аралашып киткән Дания апаның да кичергәннәре башка сыймаслык. Үзем тыңладым, үзем аның күңелен яраламас өчен күз яшьләремне эчемә йотып утырдым. Дания апа турында язу түгел иде исәбем. Чакыруы буенча очрашканга беренче булып аның фатиры ишеген шакыдым. Үземнеке үземә җиткән, күршем өчен кайгырам, диләрме әле? Ялгыз кешенең шул бит инде. Ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтен белдерәсе килә. Ул да һәрчак булышырга әзер торган күршесе турында газетада яздырырга теләгән. Шул уңайдан сүз ара сүз чыгып, аның тормыш юлын да урап килдек.

Ялгызы яши Дания апа Камалова. Арча станциясендә, Совет урамында. Юл кырыендагы ике катлы йортта. Газета укый, район газетасын кайчаннан алдыра башлаганын да хәтерләми, бик яратам, бөтен яңалыклар белән танышып барам, ди, телевизор карый, радио тыңлый. Аяклары авыртудан зарланып алды. Икенче төркем инвалид. Бик әллә кайларга чыгып йөри алмый, икенче подъездда гына туганы тора, кибеттән әйберләрне ул алып кайта икән.

– Ике таягым бар, берсе өйдә йөрергә, икенчесе урамга чыгарга. Подъезд каршына чыгып утыргалыйм. Рәхмәт, күршеләрем үзләре яныма килә. Утырган килеш кенә ашарга пешерәм. Үземне үзем карый алганга сөенәм. Өйдә су, канализация булуы бик рәхәт. Ныклап төзекләндергәндә ясап калдырдылар, рәхмәт яугыры. Ул вакытта минем турыда газетага да язганнар иде әле, – диде Дания апа 2008 елгы район газетасын каршыма куеп.

1938 елны туган ул. Түбән Аты кызы. Ноябрьдә 81 яшь тула.

– Әти сугышка киткәндә бала гына идем. Җиде елдан кайтты. Әтине каршы алырга дип Иске Чүриле станциясенә йөгердем. Танымыйм бит. Хәрби киемнән булган кешене кочакладым да алдым, – дип искә ала балачагын. – Бик авырлык белән яшәдек. Җитмәүчелек үзәккә үтте. Хәзер, Аллага шөкер, ни теләсәң шул бар.

39 ел элеваторда эшли Дания Камалова. Шуның 12 елы төзелештә. Башта ташчы була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Өммеһани Сөләйманова белән бергә таш салдык. Үзем яшәгән шушы йортны төзүдә дә фундаментыннан башлап өй түбәсенә пычкы чүбе җәйгәнче үзем катнаштым. 1970 елда  Ленинның 100 еллыгы уңаеннан шушы йорттан үземә ике бүлмәле фатир бирделәр. Аякларым авырта башлагач, охранага күчтем. Ирем Илдар да гомер буе элеваторда хезмәт итте. 44 ел тату гына яшәдек. 14 ел инде вафат булганына да, – дип сөйләп китте ул, бер ялгызы калуының сәбәбен сорагач. – Кызыбыз белән улыбыз бар иде. Ике ай дигәндә икесе дә бер-бер артлы бик яшьли үлеп киттеләр.

Ана өчен балаларын югалтудан да ачырак хәсрәт бар микән? Ә Дания апа ике бөртек баласын да салкын җир куенына илтеп сала. Ул көннәрне сәгате, минуты, секунды белән хәтерендә саклый. 2013 елның 23 ноябрендә кисәк кенә 50 яшьлек улы, 2014 елның 14 гыйнварында 47 яшьтәге кызы вафат була. Иртән хастаханәгә менә, кичкә үле гәүдәсен алып төшәләр. Бу вакытта әле улын югалтудан аңына да килергә өлгермәгән ана ниләр кичергәндер? Күз алдына китерүе дә авыр.  

– Ирем янында зиратта үземә дә урын алып калган идем, үз урыныма улымны илтеп тыктым. Яңа машина сатып алган иде улым, аның игелеген күрергә дә өлгермәде. Машинасы белән тәрәзә каршына килеп туктап, минем караганны көтеп тора иде. Карамасам: “Әни, кая югалдың, кайчаннан бирле тәрәзә каршыңда басып торам бит инде”, – дип шалтырата. Менә хәзер шушы тәрәзәдән күземне алмый юлны күзәтәм. Машиналар бик күп үтә, тик улым гына юк. Ярый, оныкларым бар, алар минем өчен зур юаныч. Бала хәсрәте бик яман. Дустыңа, дошманыңа күрсәтмәсен.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X