erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Махсус хәрби операциядәге Марсельның хатыны Әнисә: «Никахка 1 сәгать кала алып кайттылар» (»Интертат », Зөлфия Шәвәлиева)

Яшь гаилә – Успановлар, махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ил сагында булган Марсель һәм аның тормыш иптәше Әнисә белән таныштырабыз.

«Авыр булды, ләкин безгә бирешергә ярамый иде»

Марсель – тумышы белән Оренбург өлкәсеннән, Әнисә яшәгән Яңа Чишмә районына ул әти-әнисе белән берничә ел элек күченеп кайткан. Яңа Чишмәдә берничә ел гына яшәвенә карамастан, аны инде күпләр яратып өлгергән, күпләр өчен ул хөрмәт иткән остаз, укытучы. Әнисә дә – булачак педагог, бүген ул Казан Федераль университетында белем ала. Мобилизациягә хәтле Марсель Яңа Чишмә спорт мәктәбендә балалар тренеры булып эшли. Яшь буында сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт уятырга тырыша. Бүген исә аны укучылары һәм ата-аналар сагынып көтә, тизрәк сау-сәламәт әйләнеп кайтуын теләп тора.

Яшь парның мәхәббәт тарихы да җәйге балалар лагерендә башланып китә, беренче тапкыр алар шунда таныша. «Баштан бераз куркып торсам да, минем аңа шунда ук күзем төште», – ди Әнисә елмаеп.

Мин җәйге балалар лагеренә әйдаман булып урнаштым, беренче тапкыр балалар белән эшләвем иде. Бик кайгырдым, безнең район кечкенә бит, югыйсә бөтен кешене беләм дә кебек инде. Барысы да килеп урнашкан көнне, Марсельны беренче тапкыр күрдем, кем икән бу, миңа таныш түгел серле егет, дип уйлап куйдым. Шунда ук аның белән танышасым, сөйләшәсем килде. Танышу юлларын эзли башладым. Минем төркемдә булган балаларны аның төркемендәге белән таныштырдым, без торган корпуста нәрсәдер ватылса, аны ясарга чакыра идем (көлә). Шулай бер көнне, шундый ук Успанов фамилияле бер малай килде, мин, нигәдер, шунда ук,әлеге егетне аның улы дип уйладым. Үзем уйладым, һәм шунда ук үземнең кәефем төште.

Шунда кемдер: «Әйе, ул – аның улы, ул Оренбургтан, бездә тренер булып эшләде», – диде. Мин бөтенләй коелып төштем. Аннары гына ул аның кечкенә энесе булуын белдем, аның өйләнмәгәнен белгәч, танышу теләгем тагын да артты. Без лагерьдә үк аралаша, языша башладык.

Җәйге сменабыз бетте, без таралыштык, аннары ул тагын язды. Шулай йөреп киттек, аралашуыбызга 2 ай булгач, мобилизация башланды, аңа повестка килде.

«Авыр булды, ләкин безгә бирешергә ярамый иде», – ди Әнисә. Мобилизация турында белгән мизгелләрне ул тамагында төер белән искә алды:

Әллә ничек кенә булды ул. Повестка, кәгазь язу аның кулына килмәде. Аны шалтыратып военкоматка чакырганнар, ул миңа: «Менә миңа килергә куштылар, бармыйммы икән, нишләргә инде. Алып китәргә җыеналар ахыры», – ди. Мин ике дә уйламый: «Юк инде, ничек алып китсеннәр. Тикшерәләрдер, барып күренеп кайт», – дидем. Ул бит армия сафларында да хезмәт итмәгән, балалар белән эшли, аны алып китәрләр дип, башыма да килмәде. «Үзең барып, күренеп кайтсаң, әйбәтрәк булыр», – дидем.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/maxsus-xarbi-operaciyadage-marselnyn-xatyny-anisa-nikaxka-1-sagat-kala-alyp-kaittylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре