Минем кайнатам зур бүләкләргә лаек булган ветеран. Һәм кайнанам да...
Акчишмә авылыннан Халидә Мөхәммәтдинова яза.
Әлеге фотосурәт Мәскәү өлкәсе, Одинцово округында урнашкан “Хәтер юлы” музей комплексына куелган.
Минем кайнатам, Мөхәммәтдинов Сөләйман Мөхәммәтдин улы, 1916 елның 7 маенда Акчишмә авылында туган. 1932-1937 нче елларда Казан шәһәрендә уналтынчы заводта бишенче разрядлы слесарь булып эшли, шунда алган тәҗрибәсе белән көндәлек куллану өчен кашыклар чүкеп ясарга өйрәнә. 1937 елның 3 октябрендә Армия сафларына алына. 1940 елның 17 ноябренә кадәр 267 нче корпуслы артеллерия полкында хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, взвод командиры булып сугышта катнаша. 1944 елда беренче “Кызыл йолдыз” орденына лаек була. 1945 елда икенче “Кызыл йолдыз” орденын ала. 1945 елда “За победу над Германией”, 1947 елда “За победу над Японией”, “За взятие Кенигесберга”, “За оборону Ленинграда” медальләренә лаек була. 1947 елда сугыштан кайтып Кәүсәрия Гариф кызы белән тормыш коралар, сигез бала: Галимә, Әминә, Сәлимә, Мәдинә, Гайсә, Әлфия, Альфинур, Вәдүтне тәрбияләп үстерәләр. Арча урманчылыгында урманчы булып эшли. 1971 елда вафат була, Акчишмә авылы зиратына җирләнә.
Минем кайнанам Мөхәммәтдинова Кәүсәрия Гариф кызы 1925 елның 5 апрелендә хәзерге Өчиле авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 16 яшьлек кыз Курса авылына урман кисәргә җибәрелә, анда гел көнлек нормаларны үтәп бара. Иптәш кызы Әминә авырып киткәч, аны Өчиле авылына алып кайта, иртән иртүк кире Курса авылына барырга җыенса да, эштән киткән дип, Казан асты төрмәсенә озатыла, яхшы тәртибе өчен азат ителеп, Казан дары заводына эшкә җибәрелә. Соңрак Свердлау каласына торф чыгарырга җибәрелә. Бөек Җиңү көнен шунда каршылый, ул көнне зур бәйрәм булды, бөтен халык урамга чыкты, җырлады, биеде, туйганчы ашарга икмәк өләштеләр, зур бәйрәм булды, дип искә ала иде. 1945 елда тыл ветераны исеменә лаек була, 1947 елда Сөләйман Мөхәммәтдин улы белән Акчишмә авылында тормыш коралар, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. 1957-1975 елларда “Северный” совхозында терлекче булып эшли.1968 елда II дәрәҗәдәге “Ана даны” ордены белән бүләкләнә. 2005 елның 27 декабрендә вафат була, Акчишмә авылы зиратына җирләнә. Әни һәм әти, рухларыгыз шат булып ятсын. Әйбәт кешеләр идегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев