erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча китапханә хезмәткәрләре сукырлар көне уңаеннан чара уздырды

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне

Арчаның Казан арты музеенда әлеге уңайдан үзәк китапханә һәм район сукырлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы узды. 

Бирегә Арча һәм Балтач районыннан тумыштан күрмәүче һәм начар күрүчеләр җыелды. Традициягә әверелеп киткән, ел да уздырылып килүче бу чараны район үзәк китапханә хезмәткәрләре күңел биреп, катнашучыларның һәркайсын якын күреп уздыра. 

«Без ел да шушы көндә җыелабыз. Ләкин елга бер генә түгел, һәрвакыт сезнең белән очрашып торсак иде. Капиталь төзекләндерелгәннән соң, китапханәбез бик үзгәрде. Сезнең өчен махсус уку бүлмәсе, керер өчен уңайлы шартлар, махсус китаплар һәм табличкалар булдырылды. Болар барысы да сезне үзебезнең китапханәдә күрер өчен эшләнелде. Сезнең барыгызны да хөрмәт итәм, сезнең ихтыяр көчегезгә сокланам. Күрү сәләтеннән мәхрүм булсагыз да, тормышны аеруча ярату сәләте бар сездә. Шушы көчегез беркайчан да сүнмәсен. Очрашып торыйк», – диде Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Дәүләтбаева

Чарада Арча районара сукырлар җәмгыяте рәисе Зөфәр Зарипов та катнашты. «Барыгызны да биредә күрүемә шатмын. Бүгенге көн бәйрәм булмаса да, елга бер тапкыр барыбыз да җыела торган бердәнбер көн ул. Берегез дә мин күрмим дип зарланып яшәмисез. Күп кенә сәламәт кешегә сездән үрнәк алып яшәргә кирәк. Сәләтләрегезне яшермәгез. Бердәм булып, аралашып яшик», – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев