erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Онкологиядән булыша торган бодай үстерүче фермер: «Диабетиклар да мөрәҗәгать итә башлады»

«Интертат» онкология, диабет, диатез кебек авырулардан профилактика өчен кулланыла торган шәмәхә бодай үстерүче хуҗалыкта булып кайтты. Дистәләгән төр алмагач үстерүче җир җанлы Аксаковлар турында – әлеге язмада. (Интерат, Энҗе Габдуллина)

Онкологиядән булыша торган бодай үстерүче фермер: «Диабетиклар да мөрәҗәгать итә башлады»

Татарстанда онкология, диабет, диатез кебек авырулардан профилактика өчен кулланыла торган шәмәхә төстәге бодай барын белә идегезме? «Надира» дигән бодай сортын Арча районында үстерәләр. Ул – Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре тарафыннан уйлап табылган һәм хәзерге көндә актив үстерелә торган төр.

«Авыл хуҗалыгы институтында махсус уйлап чыгарылган сорт бу. Аның организмда кечкенә генә яман шеш төре күренә башласа, шуңа үсәргә ирек бирми торган үзенчәлеге бар. Аны диатезлы балалар да, диабетлы кешеләр дә ашый ала. Аларга бодай онын ашарга ярамый. Нәкъ менә геннары үзгәртелгән бодай булу сәбәпле, диабетлы кешеләргә «Надира» сорты файдалы гына. Шуңа күрә диабетиклар да күпләп ала башлады. Казаннан махсус кайтып алалар бу ботканы», – дип сөйләп китте Рәфия апа Аксакова.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Рәфия белән Рафис Аксаковлар – Арча районы Яңа Кенәр авылының мактаулы кешеләре. Рәфия апа 30 елдан артык педиатр булып эшли. Рафис абый – гомерен агроном һөнәренә, гомумән, авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. Җир һәм хайваннар яраткан кеше начар була алмый, диләр. Мин моңа, авыл хуҗалыгына бөтен җаннары белән мөкиббән киткән кешеләр белән ешрак аралашкач, ныграк та ышана башладым.

Аксаковларның үз фермер хуҗалыклары эшләп тора. Рафис абый, авыл хуҗалыгы институтын бетереп, 20 ел туган колхозында агроном булып эшли. Аннары 10 ел авыл хуҗалыгы химиясендә хезмәт итә. Оешмалар таралгач, 2003 елда шәхси хуҗалык оештырып җибәрә һәм хәзер дә шул хуҗалык өчен янып-көеп йөри.

Гадәттә, «фермер» дигәч, эре терлек асраучылар күз алдына килә. Ә Рафис абый агроном һөнәренә тугры калып, җир эшен сайлаган. Бәрәңге дә, кишер дә үстерә ул. Соңгы елларда ныклап орлыкчылык эшенә керешкән.

Мин бит – чиста агроном, шуңа күрә үз һөнәрем миңа кадерлерәк. Нигә агроном булдыммы? Мәктәптә укыганда, берәү дә үзенең нәрсә теләгәнен төгәл белми. Русча әйтсәк, «спонтанно» килеп чыккан әйбер. Теләдем һәм шуның белән шул. Мин мәктәпне алтын медальгә бетердем, институтны да кызыл дипломга тәмамладым. Аспирантурага кереп укып карадым. Ошамады. Практик эшләү миңа күбрәк ошады.

Һәм мин яратып эшлим. Әгәр үз эшеңне яратмыйсың икән, анда бер елдан да артык эшли алмыйсың. Күпме авыр булса да, тырышасың, чабасың, булдырасың. Аннары, «Аллага шөкер, булдырдым бит бу эшне!» дип, үзеңә җан тынычлыгы аласың, – ди Рафис абый.

Дәвамын әлеге сылтама аша укый аласыз: https://intertat.tatar/news/onkologiyane-davalyi-torgan-bodai-usteruce-fermer-diabetiklar-da-moraagat-ita-baslady-5855842

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев