7 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
Халык белән аралашуда, яңа танышлар-дуслар табуда язучы булуым ярдәм итә. Яңа китабым чыккач та, дусларның оныкларына өләштем. Шундый танышларның берсенә китабымны биргәндә, кызыксынып карап торган ханымнан: «Сезнең оныкларга да кирәкме әллә?» - дип сорап куйдым. Ул моңсу гына елмайды да: «Оныклар юк шул әле. Бердәнбер улыбыз тормыш корырга бик ашыкмый...(»Шәһри Казан », Йолдыз Шәрапова »)
-
Бу уенга яшь комачауламый
6 ноябрьдә район Мәдәният йортында шахмат буенча Арча районының ачык шәхси беренчелегенә шахмат турниры узды.
-
Онкологиядән булыша торган бодай үстерүче фермер: «Диабетиклар да мөрәҗәгать итә башлады»
«Интертат» онкология, диабет, диатез кебек авырулардан профилактика өчен кулланыла торган шәмәхә бодай үстерүче хуҗалыкта булып кайтты. Дистәләгән төр алмагач үстерүче җир җанлы Аксаковлар турында – әлеге язмада. (Интерат, Энҗе Габдуллина)
-
Балан (хикәя)
Чытырманлык буйлап сыдырыла-сыдырыла балан куакларына таба барганда нигә кайтканына үкенеп бетә язды Фәнзилә. Бу баланны җыеп та эшкәртәме соң әле? Кая саклый ул аны? Балан бәлешен дә әллә пешерә, әллә юк. Бу сорауларны ел саен бирә ул үзенә. Ләкин ел саен шушы ноябрь ялларында авылга кайтып балан җыярга бара. (Алсу Шакирова, «Сөембикә»)
-
Казанда гуманитар ярдәм җыю пунктлары: ничек килеп җитәргә һәм нәрсә алып килергә?
Мобилизацияләнүчеләр, аларның гаиләләре һәм Лисичанск халкы өчен көн саен 10:00 дән 20:00 гә кадәр әйберләр тапшырырга мөмкин.
-
Гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак
7 ноябрьдә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе-район гражданнар оборонасы җитәкчесе Ренат Гатиятов районның гражданнар оборонасы идарәсе органнары һәм хезмәтләре белән гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләргә әзерлек буенча киңәшмә үткәрде.
-
Рәхмәтебезне җиткерәбез
Күптән инде көзге урып җыю бетте, яшелчә-җимешләрне җыеп алдык, кышка әзерләдек.Хәзер инде матур ял итәргә, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, онытылып концерт театрларга йөрергә дә вакыт җитте, мәдәният йөртыбызда Сезне гел ачык йөз белән көтеп калабыз.
-
Беренче булып китапханәгә кайтты (+фото, видео)
Бөтен чаралар район инвалидлар оешмасы белән берлектә оештырыла.
-
Табиб: Коронавирусны сезонлы җиңел авыруга әйләнде дип уйлау – хата
Коронавирус җиңеләйде һәм сезонлы «гриппка» гына әверелде дип уйларга иртәрәк әле, ди Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович.
-
Чәчләрне ничек сакларга һәм шампуньны ничек сайларга?
Чәч гигиенасы белгече Гөлүсә Хөсәенова киңәшләре. (»Шәһри Казан», Дилбәр Гарифуллина)
-
Республикада ГТО нормаларын тапшыра торган 55 үзәк эшли
Татарстанда 553 804 кеше ГТО нормативларын тапшырды
-
“Северный“ ширкәте – беренче!
5 ноябрьдә узган киңәшмәдә хуҗалыкларның сентябрь аендагы эшенә йомгак ясалды.