erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб: Коронавирусны сезонлы җиңел авыруга әйләнде дип уйлау – хата

Коронавирус җиңеләйде һәм сезонлы «гриппка» гына әверелде дип уйларга иртәрәк әле, ди Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович.

«Кешеләр коронавирусны хәзер җиңел генә авыруга әйләнде дип уйларга мөмкин. Әмма бу алай түгел. Без ковидны сезонлы авыру дип әйтә алмыйбыз, ул әлегә пандемия фазасында. Әмма иммунитет бөтенләй булмаган, кискен фазада түгел. Беренче ел – иң авыры, икенчесе дә катлаулы булды, авыруны җиңәргә өйрәнеп киләбез. Шулай да, коронавирусны грипп кебек сезонлы авыруга әйләнде дип әйтеп булмый әле», – диде Мелита Вуйнович ТАСС агентлыгына биргән интервьюда.

Вирусолог, Марциновский исемендәге медицина паразитологиясе, тропик һәм трансмиссив авырулар институты директоры (Сеченов университеты составында), Россия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Александр Лукашев та әлеге фикерне хуплый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Әгәр өч ел эчендә нинди дә булса тотрыклы сезонлылык күрсәк, бу хакта әйтергә була, әмма әле без моны күрмибез. Сезонлылык – чагыштырмача төшенчә. Киләчәктә коронавирус сезонлы булыр дип уйлыйм. Ләкин ул сезонлылык нинди булыр – елына бер яки ике сезонмы, кайсы айларда булыр, ел саен булачакмы әллә юкмы – хәзер моны әйтү авыр. Тик бу ихтимал», – диде Александр Лукашев

Чыганак https://tatar-inform.tatar/news/tabib-koronavirusny-sezonly-inel-avyruga-ailande-dip-uilau-xata-5862514

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев