erid:2VtzquqpS7d
Арчада автомобиль үзеннән-үзе кузгалып китеп, җәяүлегә бәрелгән
Арча яңалыклары

Арчада автомобиль үзеннән-үзе кузгалып китеп, җәяүлегә бәрелгән

Сак булыгыз

18 август көнне сәгать кичке 5ләр тирәсендә Арчаның Пушкин урамындагы 36А йорт янында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Алынган мәгълүматларга караганда, 2008 елгы йөртүче «Шевроле Круз» автомобилен ишегалдында  калдырган, әмма туктап тору өчен тиешле чара күрмәгән.  Нәтиҗәдә, автомобиль алга таба тәгәрәп китеп, 2005 елгы җәяүлегә бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле Арча үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларга автомобильне туктатканда да, бигрәк тә ишегалды территорияләрендә, иминлек чараларын төгәл үтәргә кирәк.

Мәгьлумат ДАИ бүлекчәсеннән алынды

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев