Тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Үпкәле иде ул миңа...
Халык белән аралашуда, яңа танышлар-дуслар табуда язучы булуым ярдәм итә. Яңа китабым чыккач та, дусларның оныкларына өләштем. Шундый танышларның берсенә китабымны биргәндә, кызыксынып карап торган ханымнан: «Сезнең оныкларга да кирәкме әллә?» - дип сорап куйдым. Ул моңсу гына елмайды да: «Оныклар юк шул әле. Бердәнбер улыбыз тормыш корырга бик ашыкмый...(»Шәһри Казан », Йолдыз Шәрапова »)
«Бер генә бала үстердегезмени?» - дип соравыма: «Терсәк якында да, тешләп кенә булмый шул...» - дип пышылдады. Аннары бераз уйларына чумып торды да гомерлек үкенече белән уртаклашты. Кеше күңеле шундый гаҗәп инде, белеп кенә, сакланып кына, бер ташын алып атсаң, буасы ерылырга гына тора...
- Ирем белән яшьли яратышып кавыштык. Гомер буе бер-беребезне күз карашыннан аңлап, санлашып яшәдек. Бәхетебезне түгәрәкләндереп, мәхәббәт җимешебез - улыбыз да тугач, дөньяда яшәвебезнең мәгънәсе тагын да артты. Әтисе дә өметемне аклый торган кеше булып чыкты: куллары да алтын, эчеп кайтып, теңкәгә дә тия торган түгел. Улын да бик ярата, эшеннән шактый арып кайтса да, төрле түгәрәкләргә йөртергә дә иренми. Ә мин аларны өйдә тәмле ризыклар пешереп каршы алам. Аннары бергә утырып, кичке ашны ашыйбыз. И-и-и ул чактагы рәхәтлекләр...
Улыбыз матур гына булып үсеп килә. Аның бәби чагы артта калганда, тагын бер баланы күкрәгемә кысып, сөеп-назлап үстерәсем килә башлады. Нишләптер, без өйләнгәч, төн кыскарды дигәндәй, бераз тормышларыбыз тагын да яхшыра төшмәсме дип, бу сөенечне чигереп торабыз. Фатирыбыз да бик зур түгел бит әле. Болай кеше почмагында яшәмибез анысы. Иремә кунакханә тибындагы бүлмә бирделәр. Тиздән бөтен уңайлыклары булган фатир да бирергә вәгъдә итәләр эшеннән. Әллә шушы шатлыгыбызны уртаклашырга теләгәндерме, йөрәк астымда тагын бер нәни җан яралуын тойдым. Була дигәндә, койрыгын борды диләрме әле, берәрсенең яман күзе тигәндерме, тормышыбызның кара чоры башланды. Хезмәт хакларын тоткарлыйлар, фатирны да безгә түгел, нишләптер, чиратта бездән соңрак торганнарга бирделәр. Ә минем икенче баламны бөтен уңайлыклары булган яңа нигезгә алып кайтасым бик килгән иде шул. Өметем акланмагач, табибларга киттем дә, озын-озак уйлап тормастан (төптән уйлау ул яшьлеккә хас сыйфат түгел ич инде), булачак баламны төшертеп кайттым. Ирем ни тыныч кеше булса да, беренче тапкыр миңа тавыш күтәрде. «Аны бит миңа карыйсы. Син көне буе эштә», - дип акландым, аннары: «Менә, яңа фатир алгач, алып кайтырбыз әле, әтисе, берне түгел, икене алып кайтырбыз, орлыгы Бохарада түгел», - дип шаярткан булдым. Өнемдә күрмәсәм дә, мин аны, тумый калган сабыемны, бик еш төшемдә күрдем. Әниемә охшаган шомырттай кара күзле, чем кара чәчле кыз иде ул. Миңа үпкәле күзләрен тутырып карый да офыкка кереп югала. Гомерем буе шул бер төш керде миңа...
Дәвамын укыгыз: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/tumyy-kalgan-sabyemny-bik-esh-tshemd-krdem-pkle-ide-ul-mia
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев