erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бу уенга яшь комачауламый

6 ноябрьдә район Мәдәният йортында шахмат буенча Арча районының ачык шәхси беренчелегенә шахмат турниры узды.

Районда соңгы вакытта спортның бу төренә игътибар арту куандыра.  Мәктәпләрдә шахмат зоналары булдырылды, күп санлы түгәрәкләр эшли, төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрелеп тора. Әле менә шушы турнир башланыр алдыннан шахматчыларга сөенечле хәбәр җиткерделәр: район шахматчыларына “Арча“ спорт комплексы бинасында аерым бүлмә бирелгән.

Менә шундый күтәренке рухта башланды әлеге ярышлар. Район яшәләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров, шахмат федерациясе җитәкчесе Марсель Хәлилов шахматчыларны тәбрикләп уңышлар теләделәр.

Бәйгедә катнашучылар арасында югары сыйныф укучыларыннан башлап, инде тугызынчы дистәне ваклаучы ветераннар да бар иде.

Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. Казан шәһәреннән халыкара спорт остасы Алексей Шибаев иң күп очко җыеп, абсолют җиңүче булды. Арчадан Ленар  Вахитов – икенче, Кукмарадан Хәйдәр Гарипов өченче урында.

Арчалар арасында Марсель Хәлилов (Арча) – беренче, Исмәгыйль Арсланов (Чулпан) – икенче, Назыйр Фәттахов (Наласа) өченче урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кунаклар арасында Мари Иле республикасыннан спорт остасы Олег Иванов – беренче, Кукмарадан Марат Закиров – икенче, Казан шәһәреннән Павел Сергеев өченче булды.

Ветераннар арасында Биектаудан Габделнур Вафин – беренче, Кукмарадан Камил Шәймәрданов – икенче, Казаннан Гали Булатов өченче урында.

Кызлар арасында Арчаның 6нчы урта мәктәбе укучысы Алия Нурмиева – беренче, 5нче гимназиядән Гөлия Сабирова – икенче, Арчаның 1нче урта мәктәбеннән Гүзәл Хәмидуллина өченче урында.

Җиңүчеләргә район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев