erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Өйнең яме хатын-кыз белән

Арча станциясендә яшәүче Әхмәт Вәлиев шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте.

Арча станциясендә яшәүче Әхмәт Вәлиев шушы көннәрдә 90 яшьлеген билгеләп үтте. Олы юбилее белән аны район Советы аппарат җитәкчесе Радик Галимуллин котлады, Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлек бүләге тапшырды.

Әхмәт абый Лаеш районының Татар Янтыгы авылында туган. Гаиләдә өч бала, ул иң олысы. Әнисе гомере буе колхозда эшләгән. Әтисе терлекче булган, тик сугыштан әйләнеп кайтмаган. Ленинград блокадасында һәлак булган. Сугыш башланганда әле бишенче сыйныфны гына тәмамларга өлгергән Әхмәткә өлкәннәр белән беррәттән эшләргә туры килгән. Окоп та казыган, урман да кискән – барын да күрергә өлгергән.

– Минем ике тапкыр бәхетем ачылды, – ди Әхмәт абый. – Берсе армиягә киткәч, икенчесе – булачак хатыным белән танышкач.

3 ел ярым хезмәт иткән ул. Армия еллары аның күңелендә матур истәлек булып сакланып калган. Туган авылына кайткач, егетне Атабай урман хуҗалыгына урман кисәргә җибәрәләр. Шунда ул Арча районы, Иске Йорт авылы кызы Һәдия белән таныша. Бер елдан бердәнбер уллары Рафаэль туа. 1957 елда гаилә Арчага күчеп кайта. Биредә лаеклы ялга киткәнче хәзерләүләр конторасында эшли.

– Ирләрне бәхетле иткән дә хатын-кыз, бәхетсез иткән дә хатын-кыз. 52 ел яратышып яшәдек Һәдия апагыз белән. Вафат булуына 12 ел үтте. Бер көн дә истән чыкмый, – ди Әхмәт абый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәзерге вакытта ул улы Рафаэль белән яши. Рафаэль үзе лаеклы ялда инде. Әтисен бага, терлекләр тота. Тормышны берүзе алып бара.

– Бер як кына китек – улым ялгыз. Өйләнмәде. Өйнең яме хатын-кыз белән бит, – ди юбиляр. – Улым бик тырыш, мине бик тәрбияли. Рәхмәт аңа. Аннан күршеләремнән уңдым. Раушания белән Илдар Яруллиннар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торалар. 90 яшь бер генә килә, дип, өстәл дә әзерләргә булыштылар. Туганнарым киләчәк. Картлыгым бик рәхәт. Һәдия апагыз да янда булса...

Гөлсинә Зәкиева

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X