Пенсиядә нинди үзгәрешләр бар?
Әңгәмәдәш – Россия Федерациясе Социаль фондының Арча районындагы клиентлар белән эшләүче бүлекчәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова
– Рузия Илсуровна, пенсия мәсьәләләре белән кызыксынучылар күп. Интернет челтәрләренә дә язып торалар. Иң башта пенсиянең күпмегә артуын әйтеп үтсәгез иде.
– Без районда барлыгы 16 мең пенсионерга хезмәт күрсәтәбез. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан пенсия 7,3 процентка артты. Февральдә пенсияләр тагын 2,2 процентка индексацияләнде. Шулай итеп, быел пенсияләр 9,5 процентка артты. Февральдә пенсиягә гыйнвар өчен түләнеп бетмәгән 2,2 процент акча өстәлеп килә.
– Моңарчы эшләгән пенсионерларның пенсиясе индексацияләнмәде. Быел бу өлкәдә яңалык бар.
– Дөрестән дә, быел индексация эшләгән пенсионерларга да кагылды. Эшләүче пенсионерлар 2025 елгы индексация күләме белән пенсия алачаклар, ә эштән туктагач, алдагы елгы индексация акчалары да кушылып китәчәк.
– Узган ел күпме пенсия билгеләнде?
– Узган 2024 елда районыбызда барлыгы 812 пенсия бил-геләнде. Шуларның 723е – яшьләре җитеп пенсиягә чыгучыларга исәпләнгән иминият пенсияләре, 37се – инвалидлык буенча, 50се – туендыручысын югалтучыларга билгеләнгән пенсия.
– Авыл хуҗалыгы тармагында кимендә 30 ел эш стажы булганнарга өстәмә түләүләр дәвам итәме?
– Авыл хуҗалыгы тармагында 30 еллык эш стажы булган эшләмәүче пенсионерларга өстәмә түләүләр дәвам итә. Кабатлап әйтәм, бу өстәмәләр эшләмәүче пенсионерларга билгеләнә. Арча районында шушы шартларга туры килгән 2700дән артык кеше бар.
– Ул өстәмә быел күпме?
– 2025 елдан бу түләү 2226 сум тәшкил итә. Әлеге түләү пенсия яшенә җитмәгән I, IIнче төркемдәге инвалидларга да каралган. Ә менә пенсия яшенә җитмәгән IIIнче төркемдәге инвалидлар бу сумманың яртысын гына (1113 сум) ала. Әгәр пенсионерга бу өстәмә билгеләнгән икән, шәһәр җиренә күчкән очракта да өстәмә кире алынмый.
– Кемнәр пенсиягә алдан чыга ала?
– 42 ел стажлы ир-атларга, 37 ел стажлы хатын-кызларга яңа билгеләнгән пенсия яшеннән ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар. Әмма бу стажга уку вакыты, эшсезлек буенча пособие алу чоры, бала белән 1,5 елга кадәр өйдә утыру, эшли алмаучыларга тәрбия билгеләнгән чорлар (карау 1200 сум ) керми. Узган ел стажлары тулган 67 кеше алдан пенсиягә чыкты.
– Быел ана капиталы күләме күпме?
– Беренче балага ана капиталы 690 мең сум тәшкил итә. Икенче бала тугач, гаилә 222 мең сум өстәмә түләү ала.
– 80 яшьтән узганнарны һәм 1нче төркемдәге инвалидларны караган өчен 1200 сум хезмәт хакы түләнә иде. Бу түләүләрдә үзгәрешләр бар дип ишеттек.
– Россия Президентының 1125нче Указы нигезендә 2025 елның 1 гыйнварыннан 80 яшьтән узганнарны һәм 1нче төркемдәге инвалидларны караган 1 меңнән артык кеше караучылар исемлегеннән төшеп калды. Әлеге 1200 сум индексацияләнеп, хәзер 1314 сум булды. Бу акча 80нән узган пенсионерларның һәм 1нче төркемдәге инвалидларның пенсиясенә кушылып килә. Бу сумма алдагы елларда да пенсия белән бергә индексацияләнәчәк.
– Ә менә балачактан инвалид булган 1нче төркемдәгеләрне һәм инвалид балаларны караучыларга түләүләрдә үзгәрешләр бармы?
– Аларны караучылар элеккеге тәртиптә “караучы” булып торалар. Моңарчы үз әти-әнисе караганда ай саен 10000 сум акча түләнде аларга. Ә чит кеше караганда – 1200 сум түләнде. 2025 елның 1 гыйнварыннан инвалид балаларны, 1нче төркемдәге балачактан инвалидларны караучы чит кешеләргә дә 10000 сум түләнә. Бу очракта караучылар елга бер тапкыр социаль фондка килеп, үзләренең беркайда да эшләмичә, карауда торуларын раслап, акт төзергә тиеш булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев