erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район халкы диспансерлаштыру үтәме

Ә сез үтәсезме?

Район үзәк хастаханәсенең оештыру-методик кабинет мөдире, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Амира Понятова район медицина хезмәткәрләренең хисап җыелышында җитди мәсьәләләр турында чыгыш ясады. Темаларның берсе – диспансерлаштыру.

  • Арча районы үзәк хастаханәсе үз эшчәнлеген кеше сәламәтлеген саклау өлкәсендә "Дәвамлы һәм актив тормыш" дигән илкүләм проектны тормышка ашыру кысаларында алып бара, дип сөйләде Амира Понятова. – Авыруларны азайту,  халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, хроник чирләрнең җәелүенә юл куймау  максатыннан профилактик чараларны үткәрү мөһим эш булып тора. Профилактик эш Арча үзәк хастаханәсе эшчәнлегенең төп юнәлеше. Диспансерлаштыру һәм башка профилактик чаралар чирне иртәрәк ачыклау һәм нәтиҗәле дәва билгеләү, кеше гомерен озынайту максатыннан үткәрелә. Узган 2025 елда районда 18333 кеше диспансерлаштыру үткән. Планда – 17 430 кеше. План 105 процентка үтәлгән. Аларның 10110сы хатынкызлар, 8223е ир-атлар.

Пенсия яшенә җитмәгәннәрне диспансерлаштыруның нәтиҗәләре – 31 ир-атта һәм 95 хатын-кызда сәламәтлекләре буенча кимчелекләр табылды – алар барысы да өстәмә тикшеренүләргә һәм дәвалауга җибәрелде.

Диспансерлаштыруның  2нче этабы да бар. Монда инде 1нче этапны үткәндә берәр чир табылса, 2нче этапта тирәнрәк тикшеренү үтәләр. Узган ел 2нче этапта 1631 кеше җентекле тикшеренү уза. Ул 1нче этапның 9 процентын тәшкил итә.

Диспансер исәптә торганнарга аерым игътибар таләп ителә һәм алар даими рәвештә тикшеренеп торалар. Пациентның сәламәтлеген даими контрольдә тоту, вакытында дәва билгеләү һәм хроник чирләр кискенләшеп китмәсен өчен даими тикшеренеп тору ул кешенең гомерен озайта.

Арча районы үзәк хастаханәсе поликлиникасында диспансерлаштыру үтүнең аерым көннәре дә бар. Бу турыда алар социаль челтәрләр дә белдерү дә бирәләр. Диспансерлаштыру үтеп торыйк. Исән-сау булыйк! Алга таба да бу темага сөйләшүне дәвам итәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре