erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рәис Рөстәм Миңнеханов яшьләр арасындагы җинаятьчелеккә каршы көрәшне көчәйтергә чакырды

Җитди мәсьәлә.

 

Миңнеханов буллингка һәм яшүсмерләр җинаятьчелегенә каршы чараларны көчәйтергә чакырды

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Куркынычсызлык советы утырышын уздырды. Очрашу Казан Кремлендә узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин, шәһәр һәм район башлыклары, шулай ук министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Катнашучылар балигъ булмаганнар арасында җинаять төркемнәрен булдырмау, мәгариф учреждениеләрендә буллинг һәм яшүсмерләрне диверсия һәм террорчылыкка җәлеп итмәү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күп кенә яшүсмерләр хокукка каршы гамәлләрнең авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңламый. Аның сүзләренчә, бер үк вакытта Украина неонацист төркемнәренең активлыгы көчәйгән, алар Россия гражданнарын, беренче чиратта яшьләрне, диверсия-террорчылык актларын кылуга җәлеп итәргә тырыша.

Ул ассызыклаганча, мондый эшчәнлекнең нәтиҗәсе мәктәпләрдә һәм башка уку йортларында һөҗүмнәр - соңгы айларда илдә берничә шундый очрак булды.

Республика Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр арасында җинаятьләрнең шактый өлеше деструктив контент һәм социаль челтәрләр йогынтысында башкарыла, анда еш кына җинаятьчеләрне геройлаштыру һәм популярлаштыру бара.

Ул билгеләп үткәнчә, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр эше һәм хокук бозуларны профилактикалау белән шөгыльләнүче барлык структураларның үзара хезмәттәшлеге шәһәр һәм район башлыкларының шәхси җаваплылыгында

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/minnexanov-bullingka-ham-yasusmerlar-inayatcelegena-karsy-caralarny-kocaiterga-cakyrdy-5920492

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре