erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Рамазан аена әзерләнәбезме?

Рамазан – рухи яңарыш ае. Аны бары тик ач тору дип санамыйк, ә күңелебезне пакьләргә, мөселманнарга ярдәм итәргә, Аллаһыга якынаерга мөмкинлек дип карыйк.

 

Рамазан ае уразасы ел буена, гомер буена җыелган гөнаһларны пакьләргә, тәкъвалыкны арттырырга юнәлтелгәндер.

Гыйбадәт көчле, дөрес, ихлас булсын өчен, аңа алдан әзерләнергә кирәк. Бигрәк тә Рамазан ае уразасына. Барыбызга да билгеле: Рамазан башлану белән генә уразага ябышабыз да, уразаның беренче көннәре авырлык белән, аңлашылмыйча китеп тә бара. Кыйммәте югала. Тәнебез генә түгел, хәтта җаныбыз да авырсынып калырга мөмкин. Шундый хаталарга юлыкмас өчен, кайбер бик әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк.

Уразага әзерлек, иң беренче чиратта, рухи тәрбиядән башлана. Үзеңне дә, якыннарыңны да алдан ук ихлас булырга, җанны чистартырга өндәргә кирәк. Моның өчен билгеле гамәлләр кылырга була.

Күп итеп тәүбә кылу, гел истигъфар сүзләрен әйтеп йөрү. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, һич гөнаһсыз булуына карамастан, көненә 70–100 тапкыр “әстәгъфируллаһ” дип әйтә торган булган. Хәсән әл-Басри рахимәһуллаһи әйтә торган булган: “Өйләрегездә булганда да, ашаганда да, базарда йөрсәгез дә, җыелышларда да – кайда гына булсагыз да, гел истигъфар әйтеп йөрегез! Аллаһының мәгъфирәте кайчан иңгәнен беребез дә белми”.

Еш дога кылу: “Аллаһым, безне Рамазанга ирештер, сәламәтлек бир һәм уразаны ихласлык белән үтәргә ярдәм ит!” Сәхабәләр ярты ел буена “уразам кабул булсын иде” дип дога кылганнар, ә елның икенче яртысында “киләсе Рамазанга ирештерче” дип тели торган булганнар.

Коръән укуга басым ясау. Рамазан ае – Коръән иңгән ай. Аның һәр мизгелен Коръән белән үткәрү тиешле. Галимнәр әйтүенчә, Рамазанда эшләнерлек иң изге гамәлләрнең берсе – ул Коръән уку, аны тыңлау вә өйрәнү. Тормышның бәрәкәте дә, бәхете дә Коръәндә. Шактый күп мөселманнар, еллар буе намазда булып, уразалар тотсалар да, Аллаһының Сүзен, хәрефләрен танып укый белми. Нибары 28 хәрефне тоташтырып укырга өйрәнү өчен бер ай вакыт җитә. Бигрәк тә хәзерге заманда. 

Җәмәгать намазларына игътибарны арттыру. Хәзрәти Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән китерелә: “Җәмәгать белән укылган намаз берүзең укуга караганда 25 тапкыр саваплырактыр…”

Рамазан аенда, әлхәмдүлилләһ, мәчетләр тәравих намазына тула. Әмма фарыз намазларына йөрү күпкә саваплырак. Бигрәк тә Рамазанда. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Кем ястү намазын мәчеттә укыса, ярты төн намаз укыган шикелле булыр. Кем иртәнге намазны мәчеттә укыса, төне буе намаз укыган савапка ирешер”.

Әзерлек дәресләре. Рамазанның фазыйләте турында укыгыз, үрнәк вәгазьләр тыңлагыз.

Анна безгә тәнебезне дә әзерләргә кирәк.

Сәламәтлекне тикшерү.  Мәсәлән, авырулары булган кешегә озын көн буе ач тору ярыймы? Сорауларыгыз булса, табибка күренегез.

Ризыкларны әзерләп кую.  Сәхәр вә ифтар өчен файдалы ашамлыкларны алдан планлаштырыгыз.  Бигрәк тә хөрмәләрне.  Андый җимешләр Рамазан ифтарларын нык бизи!

Йокы режимы.  Иртәрәк йокларга ятарга һәм сәхәргә торырга күнегегез. 

Шулай ук көнкүрешебезгә караган әзерлек эшләрен кайгыртырга мөмкин.

Акча мәсьәләсендә – зәкят, садака, ифтар өчен кирәк булачак акчаларны билгеләгез.  Әлеге төр изгелекләр – Рамазанның иң күркәм гыйбадәтләреннән. 

Вакыт белән идарә итү. Намаз, Коръән, гаилә вакытларын көн тәртибенә кертегез. Рамазан аена көндәлек планнар билгеләп кую хәерле.  Алдан ук язып куелганда, Рамазан ае бәрәкәтлерәк булыр.  

Гаилә әзерлеге. Гаиләгезне дә айның әһәмияте белән таныштырыгыз. 

Һәркем Рамазан аенда гыйбадәтләрен арттыру, камилләштерү өчен үзенә максатлар куйса, бик күркәм булыр.  Мәсәлән: Коръәнне бер тапкыр укып чыгарга (хатем кылу); тәравих намазын көн дә җәмәгать белән үтәргә; гөнаһ кылудан тулысынча туктарга; көн саен садака бирергә. Бик әз күләмдә булса да. Рамазанда һәр изгелекнең савабы күпкә арта.

Рамазан – рухи яңарыш ае. Аны бары тик ач тору дип санамыйк, ә күңелебезне пакьләргә, мөселманнарга ярдәм итәргә, Аллаһыга якынаерга мөмкинлек дип карыйк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре