Бәйгедә барлыгы 61 яшь көрәшче келәмгә чыкты.
Бүген Арча шәһәрендә Татарстан Республикасының күренекле җәмәгать һәм спорт эшлеклесе, биология фәннәре кандидаты, Татарстан көрәш федерациясенең элеккеге башкарма директоры Равил Гарифулла улы Хәйруллин истәлегенә багышланган милли көрәш турниры узды.
Ачылу тантанасы Арча районы имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин тарафыннан Равил аганың рухына дога кылудан башланды. Яшь көрәшчеләребезне район башлыгы Алмаз Хисаметдино һәм Татарстан Республикасының көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров сәламләде.
Бәйгедә 2011-12, 2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында 10 үлчәү категориясендә 61 яшь көрәшче келәмгә чыкты. Турнир Арча районы гына түгел, республиканың һәм күрше төбәкләрнең иң көчле яшь батырларын да берләштерде. Ярышларда Арча, Балтач, Яшел Үзән, Лаеш, Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан, шулай ук Башкортстан Республикасыннан һәм Мари Иленең Бәрәңге районыннан килгән спортчылар көч сынашты.
Турнир яшь буында милли көрәшкә мәхәббәт тәрбияләү, спорт традицияләрен саклау һәм Равил Хәйруллинның якты истәлеген мәңгеләштерү максатыннан үткәрелде.
Командалар арасында Арча районы командасы – 1 урын, Башкортстан командасы – 2 урын, Балык Бистәсе командасы 3 урынга лаек булды.
ҖИҢҮЧЕЛӘР:
2011-12 нче елгы егетләр арасында:
40 кг:
🥇Ахунов Самир (АСОШ 6)
🥈Сафин Альмир (Балык Бистәсе)
🥉Калимуллин Булат (АСОШ 6)
🥉Хайриев Адель (Казанбаш)
50 кг:
🥇Файзрахманов Аяз (Ашытбаш)
🥈Афанасьев Арсений (Мари Эл)
🥉Минуллин Раяз (Яңа Кырлай)
🥉Гарипов Вильдан (Лесхоз)
55 кг:
🥇Нурьязанов Эмиль (АГ 5)
🥈Хакимуллин Нияз (АСОШ 6)
🥉Фазулзянов Айзат (Түбән Мәтәскә)
🥉Ахметзянов Камил (АСОШ 2)
2013 нче елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында:
26 кг:
🥇Зайнетдинов Имран (Башкортстан)
🥈Исламов Самат (Курса Почмак)
🥉Шагиев Ризван (Наласа)
🥉Гарипов Әмир (Лаеш)
28 кг:
🥇Иванов Глеб (Башкортстан)
🥈Минзин Данир (АСОШ 6)
🥉Шигапов Ильдан (АГ 5)
🥉Магсумов Кирилл (Урта Курса)
32 кг:
🥇Васильев Илья (Яшел Үзән)
🥈Шакиров Раяз (Наласа)
🥉Шигапов Фидан (Наласа)
🥉Аскаров Самат (Теләче)
36 кг:
🥇Сафин Әскәр (Лаеш)
🥈Шаповалов Даниил (Башкортстан)
🥉Нурьязанов Салават (АГ 5)
🥉Мухутдинов Фәнзил (Наласа)
40 кг:
🥇Зайнетдинов Ислам (Башкортстан)
🥈Валиуллин Әмир (Яшел Үзән)
🥉Ахметгалиев Данияр (Яңа Кырлай)
🥉Файзрахманов Рияз (АГ 5)
45 кг:
🥇Гиззатуллин Ильмаз ( Наласа)
🥈Шарипов Раян (Башкортстан)
🥉Смирнов Владислав (Мари Эл)
🥉Нурисламов Риназ (Курса Почмак)
50 кг:
🥇Валиуллин Зиннур (Лаеш)
🥈Шакирзянов Алмаз (АСОШ 7)
🥉Нуруллин Ранил (Кәче)
🥉Баранов Игорь (АНОШ 3)
Ярышның иганәчеләре:
- Татарстан Республикасаның "Республика ветеринария лабораториясе" директоры Гараев Айрат Рәшит улы;
- "Полба М" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Фасхиев Марат Әхкәм улы;
- Инвалидлар җәмгыяте рәисе Хафизов Илфат Илшат улы;
- Махсус хәрби операциядә катнашучы, хәрби көчләр офицеры Хафизов Илдар Илшат улы;
- "Кибәче" җәмгыяте җитәкчесе Золин Александр Петрович;
- "Агрохимия хезмәте үзәге" федераль дәүләт учреждениесы директоры Локманов Әнәс Әхтәм улы;
- "Агро-РИА "Сәүдә йорты" җәмгыятен гамәлгә куючы Имамиев Илдар Мәгъсүм улы;
- Шәхси эшмәкәр Сәләхов Шайдулла Имам улы;
- Шәхси эшмәкәр Фатыхов Камил Шамил улы.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев