Салым хезмәте адресын үзгәртә
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5 нче районара инспекциясе адресын үзгәртә. Әлеге инспекция Казан шәһәренең Яңа Савин районында яшәүчеләргә һәм Республиканың Арча һәм Әтнә районы халкына хезмәт күрсәтә.
9 нчы гыйнвардан оешма Чуйков урамы 2 адресы буенча түгел, Бондаренко 3 адресы буенча эшләячәк. Адрес үзгәртү сәбәпле эш графигында үзгәрешләр көтелми. Бу хакта Салым инспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Искәртеп узабыз, яңа ел яллары сәбәпле, Казан буенча барлык Салым инспекциясе бүлекләренең 9 нчы гыйнвардан гади график буенча эшләүләре көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев