Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Арча мәчете белән танышты
Татарстан Рәисе яңартылган мәчетне карап чыкты һәм ремонт эшләренең нәтиҗәләрен бәяләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ныклап төзекләндерелгәннән соң Арчаның үзәк мәчетендә булды. Аны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов яңартылган мәчетне карап чыкты һәм башкарылган эшләргә әйбәт бәя бирде. Хәзерге вакытта ике катлы бинада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике аерым керү юллары бар, уңайлы кече һәм зур гыйбадәт заллары, техник бүлмәләр булдырылган.

Мәчет 1993 елда ачылган. Комплекс составына шулай ук 2022 елда ачылган Тукай исемендәге рухи-агарту үзәге һәм 2025 елда эшли башлаган изге Коръәнне ятлау үзәге керә.
Фотолар ТР Рәисе сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев