erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сез барыгыз да җиңүче

Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Дамир Шакиров өченче, Тәнзилә Вәлиева дүртенче тапкыр  автомобиль йөртүчеләр арасында үткәрелгән бәйгедә җиңүче булды.

Узган җомгада Арча ДОСААФы оешмасында “Автобабай-2024” һәм “Автоәби-2024” ярышы үткәрелде.

Әби, бабай, дигәч, без бик өлкән яшьтәге кешеләрне күз алдына китерәбез. Юк, бу ярышта катнашучылар лаеклы ялда булсалар да, әле тулы канлы тормыш белән яшиләр, эшлиләр, машинада элдертәләр, район тормышында актив катнашалар. Бу бәйгегә тәвәккәлләп килү өчен дә йөрәк кирәк. Чөнки утыз, кырык, илле еллык, аннан да күбрәк стажлы транспорт белән идарә итсәләр дә, елдан ел юл хәрәкәте кагыйдәләре үзгәреп, катлауланып тора. Кайберләре хәтта шуны сәбәп итеп ярышка килми дә калган. Әмма үзеңне сынап карау беркайчан да зыян итмидер ул.

– Ягъфәр Шәмиев бер ел да калмый бу бәйгедә катнашып килде. Аңа 87 яшь, узган ел да килгән иде. Тик быел авырып киткән. Хәлен белергә барган идем. Ярыш турында әйттем. Күзләреннән яшь чыкты, булмый шул инде, дигәндәй кулымны кысты. Шуңа киңәшем, йөри алганда йөрегез, теләгән җирегезгә барыгыз. Мондагы авырлыклар авырлык түгел ул, җиңмәсәгез дә гаеп иткән кеше юк, катнашу бәхет кенә, – диде өлкәннәрне туплап бәйгегә килүне оештырып йөрүче район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.

– Бүген сезнең барыгызны да җиңүче,дияргә була, – дип өстәде Арча ДОСААФы җитәкчесе Рөстәм Алеев.

 – Минем дә машина йөртү хокукы биргән таныклык бар. 1988 елда алган идем. Утырмадым. Ирем йөртте, – диде Рәмзия Хәмидуллина. – Ул бүген бәйгедә катнаша.

– Ә Рәмзия Шәриповна безнең уң кулыбыз. Бөтенесе белән сөйләшеп, оештырып алып килә ул, – диде ЮХИДИ бүлекчәсенең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Теоретик өлеше башланыр алдыннан вакыт табып быел беренче тапкыр килүчеләр белән аралашып алдык.

– Мин Сөрдедән, Мәдәният йорты директоры булып эшлим. Машина йөртә башлавыма быел октябрьдә тугыз ел була. Эштә дә, өйдә дә бик кирәк икән ул. Укуыма куанып туя алмыйм. Ул чакта имтиханнарны бик җайлы биргән идем. “Матиз”да йөрергә өйрәндем. Бик уңай машина икән. Хәзерге вакытта “Рено Сандеро”да йөрим. Бәйгегә беренче тапкыр килдем. Катнашырга теләк күптәннән бар иде. Тик һаман җай чыкмады. Бу юлы Тәнзилә Вәлиева чакырды да, тәвәккәлләп киттем. Теория бераз куркыта. Хәзер бик катлаулы бит, кагыйдәләр дә үзгәрде, – диде Сөрдедән Гөлнара Вәлиева.

Ә Тәнзилә Вәлиева үзен бик тыныч тота. Чөнки ул даими катнаша һәм һәр ел беренче урынны яулый. Бу юлы да өмете җиңүдә.

Әхтәс Арсланов та беренче тапкыр үзен сынап карарга булган.

– Машинаны мин 1981 елдан йөртәм. Армиядән кайттым да укыдым. Ул вакытта имтиханнарны бирү кәгазьдә иде, җайлы бирелде дә. Хәзер бераз шүрләтә. Кулга машина йөртү таныклыгы алганнан соң, колхозда “Газ-51” машинасында эшләдем. Ул практика өчен бик яхшы булды, – диде ул.

Бәйгедә катнашучылар башта компьютерда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тест сорауларына җаваплар бирделәр. Аннан автодромда практик өлеше булды.

Беренче урынны өченче ел рәттән Арчадан Дамир Шакиров яулады. Ул Казанда узачак бәйгедә район данын яклаячак. Икенче урында Әхтәс Арсланов, өченче урында Атлас Солтанов. Хатын-кызлар арасында беренче урынны быел да Ташкичүдән Тәнзилә Вәлиева алды, Сөрдедән Гөлнара Вәлиева икенче булды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре