Сливадан пирог рецепты.
Бер утыруда ашалып бетә.
Сливовый тарт дип атыйлар бу пирогны. Камыры песочный, авызда эреп китә торган. Эчлеге әчкелтем. Бер утыруда ашалып бетә.
Камыр өчен кирәк :
Слив.май - 100 грамм
Он - 200 грамм
Шикәр комы - 50 грамм
Йомырка - 1
Слива
Корица
Шикәр комы - 3 аш кашыгы
Панировочные сухари - 1 аш кашыгы
Камырны басып, таба төбенә җәябез (кырыйларына 2-3 см күтәреп)
суыткычка 30 минутка куябыз
сливаларның төшен алып, корица +шикәр комы +панировочные сухари белән болгатабыз
камырга сливаларны тезеп, өстенә калган шикәр комын сибәбез
180дә 30-40 минут пешә
Бик тәмле була!
Чәйләрегез тәмле булсын!
Тулырак:
https://t.me/joinchat/AAAAAETrOv-oBSzjVNvCKA
Автор @mazitova16.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев