erid:2VtzquqpS7d
Шөпшә чагудан информатика укытучысы үлгән
Арча яңалыклары

Шөпшә чагудан информатика укытучысы үлгән

Бу нинди галәмәт инде, ә?!

Түбән Новгород өлкәсендә 74 яшьлек информатика укытучысы шөпшә чагып үлгән. Бу хакта kp.ru. хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча, ир урманга гөмбәгә дип киткән һәм юкка чыккан. Укытучының туганнары волонтерлардан эзләүдә ярдәм итүләрен сораганнар. Пенсионерның гәүдәсен берничә көннән урманда тапканнар.

Фаразлар буенча, укытучы шөпшә оясына баскан һәм корт чагып, анафилактик шоктан үлгән

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/informatika-ukytucysy-urmanda-gomba-yiganda-sopsa-cagyp-ulgan

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев