erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Шүрәлене хәзер Европада да беләләр: Арчадан Александр Лесенконың “Яңача Шүрәле” әкияте Халыкара бәйгедә өченче урын алды

«Безнең Андерсен» халыкара бәйгесендә Арчадан Александр Лесенко бронза лауреат исеменә лаек булды. Аның иҗаты аша Европа укучысы татар әкиятләре һәм милли геройлар белән танышачак.

Арчадан Артем һәм Дарья Лесенко гаиләсенең уллары Александр һәм Михаил белән Габдулла Тукайның Шүрәле әкиятенең яңа вариантын язуы һәм аларның иҗат җимешенең халыкара “Безнең Андерсен” әдәби бәйгесенең финалына узуы турында без инде язган идек.

“Бәйгенең финалы май аенда Даниядә узачак, җиңүчеләрне дә шунда игълан итәчәкләр”, – дигән иде гаилә башлыгы Артем Лесенко.

Һәм менә сөенечле яңалык – якташыбыз Алексндр Лесенконың “Яңача Шүрәлесе” абруйлы халыкара бәйгедә өченче урын алган. Тик Даниягә бару гына кайбер сәбәпләр аркасында 2027 елга кичектерелгән.

Александр Лесенконың әкияте Европа җыентыгында басылып чыгачак. Шулай ук ул халыкара язучылар гильдиясенең әкият клубына да чакыру алган. Бу аңа татар мәдәниятен һәм милли әкият геройларын Европа киңлегендә таныту мөмкинлеге бирәчәк. Александр Лесенконың уңышы татар мәдәниятенең халыкара дәрәҗәдә кызыксыну уятуын тагын бер кат раслый.

Тагын бер яңалык – Александр Лесенко Казан шәһәрендәге “Шаян ТВ” каналында да кунак булып кайтты. Ул телевизор экраннарына 1 июньдә, балаларны яклау көнендә чыгачак икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев