Арча яңалыклары
Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә куркынычсызлык дәресе узды
Укучылар техника куркынычсызлыгы таләпләре белән таныштылар
22 апрельдә квадроцикллар белән идарә иткәндә бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Юлсыз җирләрдә кулланыла торган мототранспорт чаралары” темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Дәрестә Арча муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов катнашты.
“Укучылар хәвефсезлек техникасын саклау таләпләре, юлсыз җирләрдә кулланыла торган мототранспорт чараларын куркынычсыз файдалану кагыйдәләре, саклану чараларын куллану, шулай ук кагыйдәләрне бозган өчен каралган җаваплылык чаралары белән таныштылар. Татарстан Республикасында соңгы елларда квадроцикллар катнашында булган һәлакәтләр статистикасы китерелде, шулай ук укучыларны кызыксындырган сорауларга җентекле җаваплар бирелде. Чара барышында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе тарафыннан әзерләнгән мототехникадан куркынычсыз файдалану турында видеоролик күрсәтелде, – диде Арча шәһәре һәм Арча муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев