erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

“Татарча сөйләшәбез, татарча уйныйбыз”: Арчаның тугызынчы балалар бакчасында уен-тамаша

Арчаның 9 нчы “Шатлык” балалар бакчасында февральнең беренче атнасы “Безнең капка төбендә” дип исемләнгән уен-тамашалар белән башланып китте.

Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү зур җаваплылык сорый торган хезмәт. Һәм бу эш, балалар күзлегеннән караганда, җиңел һәм күңелле булырга тиеш. Безнең балалар бакчасы тәрбиячеләре бу эшкә бик игътибарлы, һәрдаим төрле файдалы, кызыклы һәм матур чаралар үткәреп балаларга һәряклап дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Менә февраль аен да уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашында “Безнең капка тәбендә” дип исемләнгән күңелле чара белән башлап җибәрдек.

Элек заманда, әби-бабайларыбыз яшь вакытта, кичке якта яшьләр капка төпләренә җыела торган булганнар. Көн буе эшләп арганнан соң, алар капка төбендә дус-ишләре белән бергәләп татар халкының җырлы-биюле уеннарын уйнап ял иткәннәр. Болар татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре киң чагылыш тапкан  “Күрсәт әле үскәнем”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Талчыбык”, “Шома бас”, “Йөзек салыш”, “Наза” уеннары. Бу кичке уеннарда халык авыз иҗатының бер тармагындагы әсәрләр дә игътибарсыз калмаган: татар халык җырлары, биюләре, такмаклар белән үрелеп барган.

Безнен балалар бакчасында узган чара да юкка гына “Безнең капка төбендә” дип аталмаган инде. Балалар нәкъ элеккечә капка төбенә җыелалар, әңгәмә коралар, күңел ачалар, үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр. Тик һөнәрләре хәзергечә, заманча: үзләре яраткан татарча җырларны яңгыратып җырлыйлар, заманча күңелле көйләргә заманча хәрәкәтләр ясап сикереп-сикереп бииләр, уеннар да уйнарга җитешәләр. Сөйләгән шигырьләре дә хәзерге заман шагыйрьләренең “свежий” шигырьләре бит. Арасында тел көрмәкләндергечләр, әйтешләр, көлдергечләр, такмаклар да әйтеп өлгерәләр. Ә киемнәре соң, киемнәре... үзләре заманча, үзләре җайлы, үзләре күз явын алырлык матур.

Бу чараның максаты үсеп килүче яшь буынның кызыксынуларын ачыклау, талантлы балаларны барлау гына түгел, туган телебезне үстерү, татарча заманча җыр-биюләр аша телебезгә игътибар һәм ихтирамны арттыру.

Мондый матур чаралар үсеп килүче буынга заманча жыр-бию аша, хәзерге заман мәдәни хәзинәләребез нигезендә зәвыклы тәрбия биреп кенә калмый, күңелле уен-тамаша аркылы балаларның күзаллауларын киңәйтә, күңелләрендә шатлык рухы тудыра. Шуңа күрә бу матур чара безнең балалар бакчасында ел саен үткәрелеп килә.

Бу чараны оештыручы тәрбиячеләргә, татар телен өйрәтү тәрбиячеләренә һәм музыка җитәкчеләренә балалар күңеленә туган илгә, туган телгә мәхәббәт орлыклары салулары өчен зур рәхмәт. Ул орлыклар балалар күңелендә шытып- үсеп туган илебезгә зур мәхәббәт булып шаулап чәчәк атыр дигән өметтә калабыз.

Чулпан Корбанова,

Арча 9нчы балалар бакчасы укытучы-логопеды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев