erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Тернәкләндерү үзәгендә кәрҗин үрергә өйрәнделәр

Мин эшли алам, дигәнне аңлау бәхете дә

Арчаның  "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм  яшьүсмеләр тернәкләндерү     үзәгендә шунда тәрбияләнүченең әнисе Айсылу Әхмәтова ата-аналар һәм олырак яшьтәге балалар өчен ротанг белән үрү буенча осталык классы үткәрде. Бу эш кул моторикасын үстерү өчен бик файдалы.

  Айсылу җитәкчелегендә  әниләр үз проблемаларын онытып, иҗат дөньясына кереп китте. Күбесе өчен бу беренче тәҗрибә дә иде.
- Иң мөһиме - үзеңне сынап караудан курыкмаска кирәк, - диде Айсылу. - Беренче эш теләгәнчә матур булмаска мөмкин, ләкин ритмны тотарга, принципны аңларга гына кирәк, куллар үзләре хәрәкәтләрне ятлый башлый. 

"Тернәкләнү - ул процедуралар һәм күнегүләр генә түгел, ә иҗат рәхәте, аралашу рәхәте, "Мин эшли алам!" дип аңлау рәхәте". 

Бу хакта безгә балаларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча белгече Гөлнара Сәлихҗанова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре