Терсәк якын булса да аны тешләп булмый, яки ни өчен ташламалы дару алуны сайларга кирәк
Без бу хакта Арча район үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов белән сөйләштек.
- Социаль пакет яки акчамы? Бу сорауга ташламалардан файдалану хокукы булган һәркем үзе җавап бирә. Ләкин шушы җавапка аның сәламәтлеге генә түгел,ә кайчакта гомере дә бәйле икәнен барысы да аңлый микән?!Социаль хезмәтләр җыелмасы нәрсә ул?
- Бу медик-социаль экспертиза узганнан соң дәвалану өчен биоелә торган акча, яки бушлай һәм ташламалы дару препаратлары алу хокукы . Быел ул ай саен 1300 сум тирәсе тәшкил итә, шуның 1000 сумы ташламалы дару препаратлары белән тәэмин итү, 150 сумга якыны — санаторий-курорт дәвалануын каплауга китә торган акча, ул безнең федераль ташламалы пациентларга кирәк, һәм 120 сумга якыны — дәвалану урынына бушлай бару өчен бирелә.Бу федераль ташламалар.
— Рифат Илшатович, ни өчен мондый кешеләргә социаль хезмәтләр пакетыннан акча файдасына баш тартмау мөһим?
— Дөрестән дә, социаль хезмәтләр җыелмасы акчалата эквивалентта 1300 сум. Дөрес аңлагыз, бу пациентларда булырга мөмкин булган куркыныч авыруларны дәвалауга чыгымнарны каплый алырлык зур сумма түгел. Авыру көчәеп киткәндә бик күпкә кыйммәтлерәк дарулар кирәк булырга мөмкин. Һәм андый очракта ташламаларны баш тартучылар бик үкенергә мөмкин, сөнки дәүләт фәкать социаль хезмәтләр җыелмасын сайлаучыларны гына бушлай препаратлар тәэммн итәчәк. Андый даруларның бәяләре миллионлаган сум торган очраклар да була. Бүгенге көн турында гына түгел,киләчәк турында да уйларга кирәк. Авыру уйламаганда кинәт көчәергә,яки башка куркынычрак авыру китереп чыгарырга да мөмкин бит.
- Табиб рецепт язган очракта аны даруханәләрдән алуга гарантия бармы соң ?
—Дару препаратлары 1 айлык срокка языла, чөнки авыруның теләсә нинди барышы сезгә бер айдан соң сез хәзер ала торган дару препаратларының кире кагылуына яки көчлерәк, җитдирәк препаратларга алыштырылуына китерергә мөмкин. Шушы срокта авыру табиб язган рецепт белән дәүләт даруханәләре системасында әлеге препарат белән тәэмин ителергә тиеш.
- Рифат Илшатович, безнең районда күпме кеше ташламадан файдалана,ә күпмесе акчалата ала?
- Арча муниципаль районында барлыгы 7287 кеше федераль ташламага ия һәм социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы . Аларның 4547 се, ягъни 62,4% әлеге социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан. Татарстан Республикасы буенча уртача бу сан 61% тәшкил итә. Арча районы социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартучылар саны буенча түбәннән 10 нчы урында тора. Ни өчен ташламаларны саклап калу мөһим? Чөнки районга ташламалы дарулар алу өчен нәкъ менә шул санга карап федераль акчалар бирелә.Ягъни пациентларның өчтән ике өлеше баш тарткан икән, димәк без нәкъ менә федераль бюджеттан 62% ка азрак акча алабыз.
Бу бик зур сан, ул бик кирәк акчалар. 2024 елда ташламалы дарулар белән тәэмин итү буенча безнең федераль даруханәгә 45 миллион сумнан артык дару препаратлары керде. Шуларның 35 миллион сумга якыны куркыныч авырулар: онкология,ревматоидлы артрит,шикәр чире белән авыручыларга тотылды. Мәсәлән, рак белән авыручы бер кешегә елына 600 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр, аутоиммун авырулы бер пациентка 1 миллион сумнан артык, диабет белән авыручы пациенка елына 200 мең сум тирәсе торган препаратлар кирәк. Шундый авырулар өчен быел гына да 19 миллион сумлык дарулар алынды һәм алар барысы да пациентларга бушлай өләшенде.Ләкин бушлай дарулар белән тәэммнитүдән баш тартучылар арткан саен мондый мөмкинлек тә кими бара,чөнки әлеге пациентларны дәвалауга дарулар азрак килә. Кыйммәтле даруларга мохтаҗ пациентлар берничек тә социаль пакеттан баш тартмаячак, чөнки алар моның никадәр авыр аяныч нәтиҗәгә китергәнен беләләр.Шуңа күрә без дәүләтнең бу ярдәменнән баш тартмаска һәм 1 октябрьгә кадәр социаль пакеттан файдалану мөмкинлеген ире кайтарырга тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев